Мы в социальных сетях

Автозавод районында Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. 8 укучы тантаналы шартларда төп документ – паспорт алды.

Тантаналы чарада Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, районның ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы шәһәре Автозавод районындагы бүлеге вәкиле Рәзинә Хисаметдинова катнашты. Тантаналы чарада катнашучыларга Россия Федерациясе гражданинының төп документы белән беррәттән, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 17:02