Мы в социальных сетях

26 нчы гимназиянең өлкән сыйныф укучылары Пенсия фонды идарәсендә экскурсия белән булдылар. Идарәнең беренче һәм икенче катларында балалар клиентлар хезмәте белгечләренең ничек эшләүләрен күрделәр, гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрергә һәм тизләтергә тиешле яңалыклар турында белделәр, РПФның корпоратив стиле белән таныштылар.

Шулай ук укучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды, анда алар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Россия Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов мондый очрашуларның төп максаты – яшьләргә пенсия хокуклары, булачак пенсияне арттыру ысуллары һәм аны формалаштыруда шәхси катнашу мөмкинлеге турында сөйләү, дип билгеләп үтте.

Укучылар арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясе ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кампания кысаларында шулай ук пенсия грамоталылыгы дәресләре дә узачак, анда укучылар пенсия фондында эшнең ничек оештырылуы белән таныша алачаклар.

Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 17:03