Мы в социальных сетях

Бүгенге эшлекле дүшәмбене Чаллы мэры Наил Мәһдиев «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар» халыкара раллида чираттагы җиңүе белән котлаудан башлады.

«КАМАЗ» ААҖ компаниянең генераль директоры Сергей Анатольевич Когогин һәм бөтен шәһәр ярдәме белән безнең Чаллы экипажлары тагын җиңүчеләр булдылар һәм 1-2 нче урыннарны яуладылар. Команданы Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин котлады. Әйдәгез, без дә узышчыларны көчле алкышлар белән котлыйк», - дип тәкъдим итте ул.

Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2020» раллиенда «алтын» һәм «көмеш» яулады. Халыкара ралли-марафонның уникенче йомгаклау этабы Харад - Киддия маршруты буенча узды. Уникенче этапта иң яхшы вакытны Андрей Каргинов экипажы күрсәтте, ул «Дакар»да ике тапкыр җиңүгә иреште. Антон Шибалов экипажында узышта "көмеш" алды. 

«КАМАЗ-мастер» командасы 17 тапкыр раллида җиңүче булды. Бүген "Бигеш" аэропортында Чаллы халкы узышның триумфаторларын каршы алачак. Спортчылар белән борт 10:20 сәгатьтә килеп төшәчәк.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 08:07