Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 2019 елда Татарстанга туры чит ил инвестицияләре 1,7 млрд доллар тәшкил итте. Әлеге суммадан 1 млрд 242 млн доллар Яр Чаллыга кергән. 

Түбән Каманың инвестиция портфеле - 341,1 млн, Алабуга - 112 млн, Казан – 12,4 млн, Яшел Үзән – 276,7 мең, Лениногорск – 1 мең доллар, Әлмәт – 0,6 мең тәшкил итте, моннан тыш, республиканың биш районына инвестицияләр керде: Югары Ослан - 266 мең доллар, Лаеш – 51,4 мең, Теләче - 32,1 мең, Мамадыш һәм Саба - 0,2 шәр мең. 

Узган ел инвестицияләр 33 илдән кергән, алар арасында  иң активлары 1 млрд 222,9 млн доллар белән Нидерланд (аларның өлеше 71,6%), Германия – 367,3 млн (21,5%) һәм Сингапур Республикасы – 40,4 млн (2,4 %) булды. Инвестицияләрнең күпчелек өлеше – 1,7 млрд (99,2%) эшкәртү производстволарын үстерүгә, шулай ук төзелешкә – 7,03 млн доллар (0,4 %) юнәлдерелде.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 12:22