Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

НУРЕТДИНОВА Лилия Фоат кызы (20.09.1963, Чистай районы Нарат-Елга авылы) – спортчы (җиңел атлетика – 800 метрга йөгерү), СССРның халыкара класслы спорт мастеры (1989), СССРның атказанган спорт мастеры (1991). Дөнья чемпионы (Токио, 1991; 800 метрга йөгерү), Олимпия уеннары чемпионы (Барселона шәһәре, 1992; 4х100 метрга эстафета), Олимпия уеннарының көмеш призёры (1992; 800 метрга йөгерү). Бөтенроссия уеннары җиңүчесе (Сочи шәһәре, 1989), СССР чемпионаты (2 урын, Киев шәһәре, 1990), СССР РФ халыклары (1991; 2 урын), Европа спартакиадасы (3 урын; Югославия, Сплит шәһәре), халыкара Ирекле уеннар призёры (2 урын; АКШ, Сиэтл шәһәре, 1990). 1978 елдан – РСФСР, 1988-1993 елларда – СССР җыелма командасында. ТР Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1992). 1995-1999 елларда Куала-Лумпур шәһәрендә яши (Малайзия). 1999 елдан – Мәскәүдә тренер-укытучы хезмәтендә.


Вторник, 31 марта 2020, 14:54