Мы в социальных сетях

 «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2020 елның июнь-июль айларында Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев әлеге рейтинг нәтиҗәләре буенча 6 нчы урынны били.

Тикшеренү объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары алынды. Алар арасына Россия Федерациясенең барлык субъектлары башкалалары җитәкчеләре дә керә, шундыйлардан биш эре финанс-икътисадый үзәк: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольяттины атап үтәргә була. Рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.

Чәршәмбе, 29 июль 2020, 08:03