Чәршәмбе, 17 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

2018 елның 7 маенда Россия Президенты Владимир Путин Россиядә милли проектларны билгели һәм раслый торган «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указны имзалады.

  Указ 2024 елның азагына кадәр милли проектлар һәм программалар рәвешендә илнең үсешен гамәлгә ашыра торган 12 төп юнәлешне билгели. Алар Россиянең фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый алга китешен тәэмин итүгә, һәр гражданның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук аның үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлдерелә.

   Татарстанда Владимир Путин Указы кысаларында йөкләмәләр нигезендә региональ проектлар үтәлә. Һәр милли проектны тормышка ашыру өчен җаваплы затлар билгеләнгән, проектның офисы формалаштырылган. Моннан тыш, Республика министрлыклары федераль ведомстволар белән эш алып баралар.

  Бу бүлектә Яр Чаллы шәһәрендә тормышка ашырыла торган милли проектларның паспортлары, проектлар кысаларындагы чараларны үтәүнең барышы турында атналык хисаплар һәм яңалыклар белән танышырга мөмкин.

  Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре белән Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең икътисад бүлегенә 8 (8552) 30-57-81 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. 


Яр Чаллы шәһәрендә тормышка ашырыла торган милли проектлар исемлеге

Милли проектлар паспортлары

Норматив-хокукый актлар

Яңалыклар

Милли проектлар


Среда, 16 февраля 2022, 16:43