Мы в социальных сетях

Описание:

Чаллының 100 гаиләсенә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар 

Тантаналар сараенда гаиләләргә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котладылар һәм Чаллының 100 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар. 

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә яңа елда беренче булып туган баланы һәм Татарстан Республикасында 100 нче булып тууган баланы тантаналы рәвештә каршы алу булды

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә яңа елда беренче булып туган баланы һәм Татарстан Республикасында 100 нче булып тууган баланы тантаналы рәвештә каршы алу булды. Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. 

Гаиләләрне истәлекле вакыйга белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альбина Шәйхетдинова, КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин җыелдылар. Алар тантаналы рәвештә гаиләләргә бала туу турында таныклык, балалар өчен товарлар сатып алуга сертификатлар һәм сабыйлар өчен махсус җыелма тапшырдылар. Моннан тыш, 100 нче бала гаиләсе "ТАССРга 100 ел" истәлекле билгесен алды.

Татарстанда быел беренче туй Яр Чаллыда булды

Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Татарстан Республикасында 2020 елның беренче парының никахын теркәү тантанасы узды. Рубин Мәгъдәнов белән Айгөл Нурхамәтованы әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылы котлады һәм яңа гаиләгә тантаналы рәвештә беренче документ - никахлашу турында таныклык, "ТАССР төзелүгә 100 ел" истәлекле билгесе һәм гаилә портретын тапшырды.

Яр Чаллыда ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

Бүген Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары, Шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты.

Чаллы укучылары "Туган шәһәр урамнары буйлап" интеллектуаль квестта катнашалар

"Заман" яшьләр үзәгендә «Туган шәһәр урамнары буйлап» дигән интеллектуаль квест оештырылды. Проект КАМАЗ төзелешенә 50 ел һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Проектта катнашучылар Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше һәм үсеш тарихы, Фикрәт Табиев, Евгений Батенчук, Рәис Беляев, Лев Васильев кебек легендар шәхесләр, шәһәр һәм КамАЗны беренче төзүчеләрнең тормыш девизы турында белделәр. Укучылар беренче төзүчеләр яшәгән вагончикта да булдылар. Барлык алган белемнәрен алар викторинада кулландылар, җиңүчеләр «Заман» яшьләр үзәгеннән символик бүләкләр алдылар.

Яр Чаллыда нәфис сүз осталары бәйгесе узды

 27 нче мәктәптә «Һәр халыкның теле матур һәм бөек» дип аталган төрле телләрдә шигырь укучылар бәйгесе узды. Анда шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-8 сыйныф укучылары һәм милли якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Конкурс барышында Россия халыкларының 20 телендә «Бергә тату гаилә» дигән девиз астында туган телләрнең матурлыгы һәм бөеклеге тасвирланды. 




Понедельник, 2 марта 2020, 20:25