Информация:
Описание:
Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлек түбәндәге төп функцияләрне башкара:
1) иҗтимагый әһәмияткә ия шәһәр программаларын әзерләүгә һәм аларны тормышка ашыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итә;
2) милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар эшли һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итә;
3) шәһәр тормышының иҗтимагый өлкәсендә туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән очрашуларын оештыра;
4) Башкарма комитетның хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләр, профсоюз, милли, иҗтимагый-сәяси, дини һәм шәһәр территориясендә эш итүче башка берләшмәләр белән берлектә эшләүне, аларның эшчәнлеген өйрәнү һәм анализлауны, эшчәнлекләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүне тәэмин итә;
5) үз компетенциясе чикләрендә, шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә шартлар тудырга булышлык итә;
6) профсоюз, милли, иҗтимагый-сәяси, дини берләшмәләр эшен оештыруда ярдәм күрсәтә;
7) гражданнарның оешмаларга берләшүгә, ачык чаралар үткәрүгә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән эшләүне гамәлгә ашыра;
8) гражданнарның оешмаларга берләшүгә, ачык чаралар үткәрүгә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектларын әзерләүне гамәлгә ашыра, үз компетенциясе чикләрендә шундый актларны үтәүне тәэмин итә;
9) Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм башка органнар өчен, аларның запрослары буенча чараларга бара һәм билгеләнгән тәртиптә мәгълүмат әзерли;
10) гражданнардан, хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләрдән алынгын эш документлары, мөрәҗәгатьләр, гаризалар, шикаятьләр буенча, шул исәптән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә караган мәсьәләләр буенча җаваплар һәм карар проектлары әзерләүне гамәлгә ашыра;
11) «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне үтәү өчен кирәкле чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итә;
12) «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда һәм башка федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне үти;
13) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560- XII номерлы Татарстан Республикасы законын үтәүне тәэмин итә;
14) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560- XII номерлы Татарстан Республикасы законын һәм Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү буенча шәһәрнең җирле үзидарә органнары һәм оешмаларының эшчәнлеген координацияләүдә катнаша;
15) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә үти.
Җитәкче:
Вторник, 5 мая 2026, 11:16




