Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 29 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Идарәнең төп функцияләре:

1)  шәһәрдә халыкны электр, газ, су һәм җылылык белән тәэмин итүне оештыру;

2)  муниципаль торак фондыннан файдалануга һәм аны саклауга әлеге фондның торак биналарына билгеләнгән санитар һәм техник кагыйдәләр, нормалар һәм законның башка таләпләре нигезендә контрольне гамәлгә ашыру;

3)  торак урыннарын үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыру мәсьәләләре буенча документлар кабул итү һәм әзерләү;

4)  торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру һәм модернизацияләү буенча шәһәр программаларын тормышка ашыруны тәэмин итү;

5)  күпфатирлы йортлар белән идарә итү өчен шартлар тудыру;

6)  торак-коммуналь комплекс эшчәнлегенең базар механизмнарын эшләү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру;

7)  шәһәр автомобиль юлларын, күперләрне карап тору һәм ремонтлау, шәһәр территорияләрен санитар чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр утыртып бизәү эшләрен оештыру;

8)  сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, утильләштерүне оештыру;

9)  җирләү эшләрен, ритуаль хезмәтләрне, җирләү урыннарын карап торуны оештыру;

10)  шәһәрнең урман массивларын, шәһәр чикләрендә урнашкан аеруча саклана торган табигать территорияләрендәге урманнардан файдалануга, аларны саклау һәм яңартуга муниципаль урман контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру;

11)  җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү;

12)  җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында зур йөк ташучы транспорт чараларыннан килгән зыянның күләмен билгеләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру;

13)  җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларын үстерү өлкәсендә инвестиция сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләү;

14)  җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан файдаланучыларны тиешле мәгълүмат белән тәэмин итү;

15)  халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру, транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;

16)  даими муниципаль маршрутлар буенча гомуми файдаланудагы транспортта транспорт хезмәте күрсәтү буенча халык ихтыяҗын өйрәнү;

17)  даими муниципаль маршрутлар буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүгә заказлар формалаштыру һәм аларны урнаштыруны тәэмин итү, шул исәптән, кирәкле документлар әзерләү;

18)  даими муниципаль маршрутлар буенча пассажир йөртүчеләр реестрын алып бару;

19)  муниципаль маршрутлар реестрын алып бару һәм шул нигездә муниципаль маршрут челтәре схемасын эшләү;

20)  муниципаль маршрут челтәрен формалаштыруны тәэмин итү;

21)  муниципаль маршрутларның паспортларын әзерләү һәм даими муниципаль маршрутлар буенча пассажир транспорты хәрәкәте расписаниесен төзү;

22)  муниципаль маршрутлар буенча пассажир йөртүчеләрнең эш башкаруларын, кагыйдәләрне, стандартларны, нормативларны һәм кабул ителгән йөкләмә килешүләрен үтәүләрен контрольдә тоту;

23)  муниципаль маршрутларны оештыру, шул исәптән, андый маршрутларда тукталыш пунктларын төзекләндерү һәм аларны карап торуны оештыру;

24)  уңайсыз юл яки табигый климат шартлары яки гадәттән тыш хәлләргә бәйле рәвештә, транспорт чараларының расланган расписаниеләре бозылу вакытында муниципаль маршрутта пассажир йөртүчеләрнең эшләрен координацияләү;

25)  шәһәр халкына муниципаль маршрутларның исемлеген, алар буенча хәрәкәт итү расписаниесе турында мәгълүмат җиткерү;

26)  маршрут челтәрен формалаштыруда файдалану өчен халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфат күрсәткечләре системасын норматив билгеләмәләре белән бергә әзерләүне тиешле тәртиптә гамәлгә ашыру;

27)  пассажир йөртүчеләрнең һәм оештыручыларның хисабы, йөртүләр һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында хисап бирүнең тәртибе һәм сроклары формасын әзерләү;

28)  транспорт һәм элемтә оешмаларының мәгълүмат базасын алып бару;

29) оешмаларның – элемтә операторларының эш режимын билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

30) шәһәрнең социаль һәм торак инфраструктурасы объектларында электр элемтәсе җиһазларын урнаштыру планнары буенча бәяләмәләр әзерләү;

31)  элемтә операторларына универсаль элемтә хезмәтләрен оештыруга булышлык итү;

32)  «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләре бирү турында» 2006 елның 28 апрелендәге 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, халыкка тимер юл, эчке су транспорты (шәһәрара һәм муниципальара элемтә) хезмәте күрсәтүне оештыру буенча бирелгән Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру.


Җитәкче:

Яцковский Сергей Леонидович

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы

Икътисадый анализ һәм прогнозлау бүлеге

Максимова Регина Геннадьевна

Идарә башлыгы урынбасары, икътисадый анализ һәм прогнозлау бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлеге

Гозәеров Равил Габдрәхим улы

Идарә башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Транспорт һәм элемтә бүлеге

Фролов Вячеслав Юрьевич

Идарә башлыгы урынбасары, транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Энергетика бүлеге

Ткачук Альбина Велис кызы

Энергетика бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Шәһәр оешмалары белән үзара эшчәнлек бүлекчәсе

Махубрахманова Венера Радик кызы

Шәһәр оешмалары белән үзара эшчәнлек бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:

Юл хуҗалыгы бүлекчәсе

Вакансия

Юл хуҗалыгы бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Пятница, 24 июля 2026, 11:03