Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

2023 елда Яр Чаллы шәһәренең җирле үзидарә органнарында гражданнар тарафыннан язмача җибәрелгән һәм шәхси кабул итүдә алынган 7802 мөрәҗәгать карап тикшерелде (2022 елда – 8247).

Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан:

4809ы –язмача мөрәҗәгатьләр (2022 елда – 4983), шул исәптән Интернет-кабул итү һәм электрон почта аша алынган 3037 мөрәҗәгать.

Шәһәр Хакиме һәм Башкарма комитет Җитәкчесе адресына 10582 кешедән 211 коллектив мөрәҗәгать керде.

4809 мөрәҗәгатьнең 983е уңай хәл ителде һәм бу гомуми санның 20,4 % ын тәшкил итте, 185 мөрәҗәгать ведомство буйсынуындагы оешмаларга җибәрелде, калган мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирелде.

Үзләренең социаль хәлен күрсәтүчеләрнең составы түбәндәге категория гражданнарга бүленә:

- эшләүчеләр: 321 (6,68 %);

- пенсионерлар: 251 (5,22 %);

- интеллигенция: 68 (1,41 %)

- эшмәкәрләр: 59 (1,23 %);

- хуҗабикәләр: 40 (0,83 %);

- хезмәткәрләр: 38 (0,79 %);

- эшсезләр: 27 (0,56 %);

- укучылар: 2 (0,04 %);

- социаль хәлен күрсәтмәүчеләр: 4003 (83,24 %).

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында үзенең льготалы категориягә ия булуын күрсәтүчеләрнең күпчелеге: инвалидлар – 132 (3,75 %), күп балалы гаиләләр – 120 (2,50 %), хәрби хәрәкәт ветераннары – 16 (0,33 %), качаклар – 5 (0,10%).

Гражданнардан кергән язмача мөрәҗәгатьләрне анализлау шуны күрсәтә, шәһәр халкы өчен түбәндәге мәсьәләләр аеруча актуаль саналган:

- торак-коммуналь хуҗалыгы – 1687 (2022 – 1762);

- юл хуҗалыгы – 413 (2022 – 487);

- җирдән файдалану – 361 (2022 – 392);

- төзелеш – 332 (2022 – 356);

- мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү – 305 (2022 – 320);

- торак өлкәсе – 264 (2022 – 278);

- транспорт хезмәте күрсәтү – 260 (2022 – 176);

- социаль тәэмин итү – 250 (2022 – 246);

- сәүдә һәм кулланучылар хезмәте – 164 (2022 – 186);

- сәламәтлек саклау – 161 (2022 – 156);

- законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү – 137 (2022 – 113);

- финанс өлкәсе – 120 (2022 – 112);

- РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү мәсьәләләре – 57 (2022 – 95);

- хезмәт һәм эш белән тәэмин итү – 53 (2022 – 70);

- элемтә мәсьәләләре – 45 (2022 – 67);

- башка мәсьәләләр – 200 (2022 – 167).

Шәхси кабул итү хакимият органнарының гражданнар белән кирәкле аралашу формасы булып кала. 2993 чаллылы нәкъ шул формадан файдаланган (2022 елда – 3264).

1123 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелде, бу кабул ителгән гражданнарның гомуми санының 37,5 % ын тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүче 1870 гражданга аңлатмалар бирелде.

Муниципаль берәмлек җитәкчелеге тарафыннан 289 кеше кабул ителде (2022 елда – 286):

- шәһәр Хакиме Н.Г. Мәһдиев тарафыннан – 106 (2022 елда – 109 кеше);

- Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары  И.А. Сәгыйдуллина тарафыннан – 21 кеше (2022 елда – 11);

- Башкарма комитет Җитәкчесе Ф.Ш. Салахов тарафыннан – 162 кеше (2022 елда – 166).

Гражданнар һәр атнаның сишәмбе көннәрендә түбәндәгечә кабул ителә:

-  шәһәр Хакиме, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан Академик Рубаненко бульвары, 7 йорт адресы буенча шәһәр Хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе урнашкан бинада 16.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр;

-  шәһәр Хакиме ярдәмчесе (халык белән эшләү буенча) тарафыннан Академик Рубаненко бульвары, 7 йорт адресы буенча шәһәр Хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе урнашкан бинада көн саен, шимбә һәм якшәмбедән кала 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

-  Район хакимиятләре Башлыклары тарафыннан:

1.  Автозавод районы – Шамил Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча, 2 этаж, 201 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

2.  Комсомол районы – Муса Җәлил проспекты, 56 (ГЭС пос., 8/7) йорт адресы буенча, 2,5 этаж, 251 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

3.  Үзәк районы буенча – Энтузиастлар бульвары, 11 (3/08) йорт адресы буенча, 3 этаж, 301 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары тарафыннан – Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт адресы буенча, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

Җирле үзидарә органнарында гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый.

Кергән мөрәҗәгатьләрнең мониторингы көн саен уздырыла, мөрәҗәгатьләрне үзвакытында карап тикшерү контрольдә тотыла, үтәү дисциплинасы буенча анализ ясала.

Җирле үзидарә органнарына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрдә бәян ителгән мәсьәләләр компетенция кысаларында оператив рәвештә хәл ителә.

Мөрәҗәгать итүче һәр кешегә гамәлдәге законнар нигезендә язмача җаваплар һәм аңлатмалар бирелә.


Җитәкче:

Шәфыйкова Гөлнара Ауезхан кызы

Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:

2019 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2020 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат 

2023 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат


Понедельник, 15 января 2024, 17:24