Описание:
Тасвирлама:
Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» муниципаль автономияле учреждениесе 1995 елның июнь аенда ачыла. Пансионат муниципаль автономияле учреждение статусын 2008 елның июнендә ала.
Шәһәр Башкарма комитеты карары белән расланган муниципаль йөкләмә нигезендә, пансионатта бюджет тармагы пенсионерларын социаль тернәкләндерү гамәлгә ашырыла. Бирегә килү өчен пенсионерлар исемлеген Башкарма комитетның тармак идарәләре формалаштыра.
2012 елның июненнән пансионат дәүләт хезмәтләре (социаль хезмәт белән тәэмин итүчеләр реестрында теркәлгән), социаль хезмәтләр белән тәэмин итүче булып санала, шәһәр һәм республика пенсионерларына социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә. Биредә елына 700дән артык пенсионер тернәкләнү уза. Яхшы ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен учреждениедә барлык шартлар булдырылган, процедуралар, физиотерапия, дәвалау физкультурасы, дәвалау массажы кабинетлары, тренажер залы, хезмәт терапиясе бар, түгәрәкләр эшли, психолог хезмәте күрсәтелә.
Эшчәнлек юнәлешләре:
сәламәтләндерү һәм профилактика чаралары үткәрү;
гражданнарның психологик статусын коррекцияләү буенча чаралар үткәрү;
яшь-адаптация мәсьәләләрен хәл итү максатында, мәдәни-агарту эше алып бару;
учреждениедә булучыларның рациональ туклануларын оештыру;
социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү.
Табибларның, бөтен пансионат коллективының игътибарын, күңел җылысын һәм кайгыртуын тоеп, пенсионерлар биредә 2 атна дәвамында үз сәламәтлекләрен ныгыта һәм яхшы кәеф, энергия ала.
Практика күрсәткәнчә, пансионатта пенсионерлар үзләрен комфортлырак хис итәләр, төрле хәлләрне, шулай ук тормышларындагы үзгәрешләрне җиңелрәк кичерәләр.
«Хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАУда 41 койка-урын исәпләнә. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар категориясе — Татарстан Республикасында яшәүче, 55 яшен узган хатын-кызлар, 60 яшен узган ир-атлар.
Бүгенге көндә пансионат динамик рәвештә үсә торган һәм бик кирәкле социаль учреждение булып тора. Биредәге социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләрнең саны көннән-көн арта.
Четверг, 25 июля 2024, 11:42