Описание:
«Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проектының төп максатлары — норматив таләпләргә туры килә торган автомобиль юллары өлешен арттыру, юл-транспорт аварияләре нәтиҗәсендә булган һәлакәтләр һәм үлем-китемнәр санын киметү.
Әлеге милли проект кысаларында, 2024 елда Яшьлек проспектын капиталь ремонтлау эшләре башкарылды. Шилнә елгасы аша салынган күперне (Боровецкий күперен) капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.
Понедельник, 3 февраля 2025, 11:34