Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

                                                             План-хисаплар мониторингы

2026 елның августында шәһәрнең Иҗтимагый советы тарафыннан 2025 елда сыйфатны бәйсез бәяләү узган мәгариф оешмаларының 2026 елның 1 яртыеллыгында ачыкланган җитешсезлекләрен бетерү буенча план-хисаплар мониторингы үткәрелде.

                                      «Мәдәнияттә иминлек сәнгате» интеллектуаль викторинасы

26 июньдә Яр Чаллының «Кызыл тау» мәдәният үзәге мәйданчыгында «Мәдәнияттә иминлек сәнгате» интеллектуаль викторинасының беренче зональ этабы булып узды. Интеллектуаль көрәштә Татарстан Республикасының Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Түбән Кама районнары командалары һәм мәйданчык хуҗалары — Яр Чаллы командасы финалга чыкты. Соңгы биремгә кадәр көрәш киеренке барды. Командалар норматив база буенча тирән белемнәрен һәм командада эшләү осталыкларын күрсәттеләр. Татарстанның Профсоюзлар федерациясе «Лаеклы хезмәт шартлары — хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклауның нигезе» девизы астында 2026 елны Хезмәтне саклау елы дип игълан итте. Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы, муниципаль берәмлекләрнең мәдәният бүлекләре ярдәме белән, бу инициативаны дәвам иттерә.

                                                          Бәйсез бәяләү узу өчен QR-кодлар

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының проект эшчәнлеге һәм төбәк мәгариф системаларын үстерү департаменты директоры Т.Р. Карабекянның 2026 елның 20 апрелендәге 02-120 номерлы хаты нигезендә, социаль өлкә оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү (НОК) системасына халыкны күбрәк җәлеп итү максатларында, 2026 елда мәгариф оешмалары биналарында һәм рәсми сайтларында Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик киңәшләр нигезендә НОК узу өчен QR-кодлар. Иҗтимагый совет 2026 елда НОК үткәрелергә тиешле йөз оешмада QR-кодлар урнаштыру мониторингын үткәрде.

                                                               НОК буенча сайтлар мониторингы

2026 елның февралендә оешманың хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү турында мәгълүматын урнаштыру буенча шәһәр мәдәният учреждениеләре сайтларының мониторингы үткәрелде. Нәтиҗәләр учреждениеләрнең җитәкчеләренә җиткерелде.

                                                                   Халык белән очрашулар

2026 елның гыйнварында, график нигезендә, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол, Үзәк һәм Автозавод районнарында халык һәм хезмәт коллективлары белән: «Яр Чаллы шәһәренең 2025 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар» темасына очрашулар уздырылды. Анда шәһәр, районнар хакимияте вәкилләре, шәһәрнең барлык структура җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре катнашты.

                                                               2025 елгы иҗтимагый хисап

2026 елның 20 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге оешмалары тарафыннан 2025 елдагы хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча хисап Иҗтимагый совет утырышында карап тикшерүгә чыгарылды. Иҗтимагый совет карары нигезендә хисап хупланды һәм килештерү өчен ЦЭСИ ДБУга җибәрелде.

                                                                    НОК мониторингы

Гыйнвар аенда оешмаларның хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү турында мәгълүмат урнаштыру буенча шәһәрнең мәгариф оешмалары сайтларының мониторингы үткәрелде. Аның нәтиҗәләре учреждениеләр җитәкчеләренә җиткерелде.



Четверг, 8 октября 2026, 13:43