Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 18 май 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Бүлекнең төп функцияләре:

1) үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль системаның  белем бирү учреждениеләре тарафыннан  Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикасының белем бирү өлкәсендәге законнарының тормышка ашырылуын тәэмин итү;

2) муниципаль система белем бирү учреждениеләренең норматив база документларын анализлауны башкару;

3) идарә карарлары проектын әзерләү өчен мәгълүматлар җыю, аларны эшкәртү һәм туплау;

4) хезмәт базарын өйрәнүдә, шәһәрдә педагогик кадрларга булган агымдагы ихтыяҗны һәм аны канәгатьләндерү чыганакларын билгеләүдә катнашу;

5) үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль системаның белем бирү учреждениеләре педагогларының һәм җитәкчеләренең, шулай ук аларның резервының квалификациясен күтәрү, өстәмә белем алу һәм аттестация узуларын координацияләү;

6) шәһәрнең педагогик белем бирүче уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә урнаштыруны оештыру;

7) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләрендә педагогик сыйныфлар (төркемнәр) туплауны оештыру һәм аларның эшчәнлегенә кураторлык итү;

8) мәгариф һәм яшьләр учреждениеләрендә кадрлар белән эшләүгә оештыру-методик  ярдәм күрсәтү  һәм эшне контрольдә тоту;

9) «Интернет» челтәрендә идарә сайтына бүлек эшчәнлеген яктырткан мәгълүматлар урнаштыру һәм аны тулыландырып тору, Хаким блогында, Интерактив картада, «Халык контроле» системасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эшләү;

10) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре хезмәткәрләрен социаль яклау буенча түбәндәгеләрне башкару: аларның торак шартларын яхшырту буенча чаралар эшләү, хезмәткәрләрне   бүләкләүне тәэмин итү буенча эшне оештыру;

11) мәгариф  һәм яшьләр учреждениеләре хезмәткәрләре арасыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре, ведомство бүләкләре, Яр Чаллы шәһәре бүләкләре  һәм мактаулы исемнәре белән бүләкләүгә лаек кандидатларга документлар әзерләү;

12) идарәдә дәүләт һәм тармак бүләкләре буенча комиссия эшчәнлеген оештыру;

13) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләрен педагогик кадрлар белән тәэмин итүгә булышлык итү;

14) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләре белән хезмәт килешүләре төзү, аларны эшкә алу, күчерү һәм эштән китүләре буенча документлар әзерләү;

15) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләренең шәхси делоларын булдыру,  хезмәт кенәгәләрен тутыру һәм аларны саклау;

16) мәгариф өлкәсендә яшь белгечләр белән эшчәнлек алып бару;

17) мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең чираттагы яллары графигын төзү;

18) педагогик кадрлар белән эшләү юнәлешендә статистика хисапларын төзү, аларны анализлау  һәм гомумиләштерү;

19) эшләр номенклатурасы нигезендә документлар тутырып, архивны формалаштыру;

20) гражданнарны кабул итү, бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча аларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү, хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләрне җайга салу буенча чаралар күрү;

21) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләренә пенсия  билгеләү өчен кирәкле  документларны тутырып, аларны халыкны социаль яклау органнарына тапшыру;

22) идарә башлыгы, аның беренче урынбасары һәм урынбасарлары тарафыннан бирелгән эшләрнең һәм йөкләмәләрнең структура бүлекләре тарафыннан үз вакытында үтәлүен контрольдә тоту;

23) идарә башлыгы, аның беренче урынбасары һәм урынбасарлары биргән йөкләмәләрнең оператив рәвештә үтәлүен анализлау һәм башкару тәртибе турында мәгълүмат әзерләү;

24) идарәнең  атналык, айлык, кварталлык, агымдагы эш планнарын төзү;

25) утырышларга, киңәшмәләргә, башка чараларга  әзерлекне оештыру, идарә  үткәрә торган киңәшмәләрнең көн тәртибен, чаралар өчен аналитик, мәгълүмати һәм белешмә материаллар әзерләү;

26) идарә җитәкчесенең контроль йөкләмәләрен гомумиләштерү һәм аларны үтәү өчен җибәрү;

27) идарә  структурасы бүлекчәләренең аналитик материаллар базасын  булдыру, эшчәнлек  характеристикасын төзү;

28)  ай, квартал, ел нәтиҗәләре буенча чагыштырма һәм аналитик материаллар әзерләү;

29) мәгариф һәм яшьләр учреждениеләре эшчәнлеге буенча мәгълүмат җыентыклары әзерләүне башкару;

30) үз компетенциясе мәсьәләләре буенча муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү.


Хезмәткәрләр:


Среда, 15 апреля 2026, 13:04