Описание:
«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе
1991 елда «Камгэсэнергострой» профсоюз китапханәсе базасында «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәге» булдырылды. 2002 елда үзәкнең китапханә фонды Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына бирелде, ә эшләп килгән фәнни-техник мәгълүмат бүлеге, татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен үстерү бүлеге, сәнгать-иҗат бүлеге, балалар-яшүсмерләр бүлеге, сәнгать салоны сыйфат ягыннан үзгәрешләр кичерде. Бүлекләр алдында торган максатлар һәм бурычларны хәл итү юллары яңарды — техник, спорт, сәнгать-эстетик юнәлештәге клублар эшчәнлеге оештырылды. Хәзерге вакытта «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге заманча мәдәни-ял итү мәйданчыгы булып тора, анда төрле пландагы иҗади проектлар – концертлар, халык-йола чаралары, конкурслар, күргәзмәләр, очрашулар тормышка ашырыла. Биредә төрле яшьтәге һәм кызыксынган кешеләр үзләрен иҗатта сынап карау мөмкинлеге табалар.
«Эврика» шәһәр мәдәният үзәге структурасына «Авыл клублары» республика проекты буенча төзелгән өч бина керә:
· Замелекесье микрорайоны (В.Гостев урамы, 29 йорт),
· Прибрежный микрорайоны (Чулман проспекты, 6 йорт)
· 71 микрорайон (Тенистая урамы, 1 йорт).
Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
-·төрле форма һәм тематика буенча массакүләм-мәдәни чаралар, түләүле һәм түләүсез нигездә бәйрәмнәр, концертлар, кичәләр, конкурс һәм фестивальләр үткәрү;
- балалар һәм зурлар өчен төрле юнәлештәге клублар эшен оештыру;
-·күргәзмәләр оештыру, мастер-класслар үткәрү.
«ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәгенең артист-вокалистлары (солистлары):
Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина,
Татарстан Республикасының атказанган артисты Инзилә Мөбарәкшина,
автор-башкаручы Флюра Коләхмәтова-Талипова,
популяр җырлар башкаручы артист Фәрит Әхмәтов,·
популяр җырлар башкаручы артист Наталья Чернова,
популяр җырлар башкаручы артист Диана Усачева.
Аеруча зур оешканлык белән уздырылган фестивальләр, чаралар һәм конкурслар:
- Идел буе халыкларының «Елларны тоташтыручы хәтер» вокаль-хореографик һәм театральләштерелгән тамашалар фестивале;
- «Еллар безгә киртә түгел» өлкән яшьтәге кешеләр иҗаты буенча шәһәр фестивале;
- «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале;
- «Ак калфаклы татар кызы» шәһәр конкурсы;
- «Минем әбием» шәһәр конкурсы;
-·«Каз өмәсе» шәһәр халык-йола бәйрәме;
- «Карга боткасы» халык-йола бәйрәме;
- «Авылкаем» кече мәйданында «Сабан туе» шәһәр бәйрәме;
- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Сабан туе» шәһәр бәйрәме;
«Май чабу» халык-йола бәйрәме.
Үзәкнең төп юнәлешләреннән берсе булып балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү тора. Иҗат сезоны барышында тематик очрашулар, күңел ачу-танып белү чаралары, театральләштерелгән тамашалар, флешмоблар, бию программалары үткәрелә. Җәйге чорда өстәл уеннары, кәгазьдән конструкцияләр ясау, әвәләү, рәсем буенча осталык дәресләре, киносеанслар оештырыла, ачык һавада ял итү мәйданчыклары эшли. Май аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яки башлангыч мәктәпне тәмамлаган балалар өчен чыгарылыш кичәләре уздырыла. Мәктәп яны лагерьларында спорт, күңел ачу һәм танып-белү программалары оештырыла.
«Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Һәрвакыт бергә» аралашу һәм тернәкләндерү клубы эшли. Музыкаль-әдәби юнәлештәге, социаль әһәмияткә ия «Ачыш» проекты булдырылды. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Кулларны кулга тотыныйк, дуслар» дигән үзешчән-иҗат конкурс-фестивале үткәрелә.
Электрон адресы: evrika-gkc@mail.ru
Сайты: https://evrika-chelny.ru
Контактта: https://vk.com/club102744487
Юридик адресы: 423803, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, В.Гостев урамы, 29 йорт
Телефоннары: 8 (8552) 36-65-26, 36-75-26, 36-55-26
Директоры: Галиева Ландыш Фирдәвис кызы
Директор урынбасары: Никитенко Надежда Николаевна
Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Харитонова Айсылу Хәниф кызы
Баш бухгалтер: Әхмәтшина Миләүшә Муллаян кызы
Хезмәткәрләр:
Пятница, 7 августа 2026, 11:40
