Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 16 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«5 нче балалар музыка мәктәбе»  муниципаль автоном  өстәмә белем бирү учреждениесе 

5 нче балалар музыка мәктәбе 1975 елда ачыла. Эшли башлаганнан бирле 50 ел эчендә мәктәп зур һәм абруйлы өстәмә белем бирү мәктәбенә әверелә. Анда бүгенге көндә 370 тән артык укучы бюджет һәм хуҗалык исәбендәге бүлекләрдә шөгыльләнә.

Мәктәп ачылганнан бирле аны 1500 дән артык укучы тәмамлап чыга, шуның 200 дән артыгы үзләренең укуларын Татарстан, Россия, Австрия, Германия, Испания һәм Канаданың урта махсус һәм югары уку йортларында дәвам иттерә.

Музыка мәктәбе - 2016 елда «50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» Гомумроссия конкурсы җиңүчесе, дүрт тапкыр «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен» номинациясе буенча республика этабы лауреаты.

2005, 2008, 2016 һәм 2024 елларда мәктәп «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы сәнгать уку йорты» номинациясе җиңүчесе була.

Мәктәп укучылары алты тапкыр «Россиянең яшь талантлары» Гомумроссия конкурсы җиңүчеләре, шулай ук берничә мәртәбә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, шәһәр Хакиме,  «Өмет яктысы» Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды, «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды стипендиатлары булалар, иң престижлы инструменталь, вокаль һәм хор сәнгате конкурсларында җиңү яулыйлар.

5 нче балалар музыка мәктәбенең: «Башкаларны да яктырту өчен кояшны үзеңдә йөртергә кирәк» девизы киләчәккә ышаныч һәм оптимизм белән карарга мөмкинлек бирә.

·  Мәктәпнең бүлекләре:

  • фортепиано,

  • кыллы уен кораллары,

  • тынлы һәм бәрмә уен кораллары,

  • халык уен кораллары,

  • хорда җырлау,

  • ялгыз җырлау.

Адресы: 423819, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Строители бульвары, 9 йорт

Телефоннары: +7(855)-249-39-76;+7(855)-249-39-77;+7(855)-249-39-75

Электрон почта: E-Mail:muzshkola5@yandex.ru

Җитәкчесе: Шамаев Дмитрий Витальевич

Рәсми сайты: edu.tatar.ru›n_chelny/org5867

Контактта: https://vk.com/public149131309




Хезмәткәрләр:


Четверг, 15 октября 2026, 10:00