Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 10 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе 2000 елның 26 августыннан бирле эшли.

Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе – мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүче һәм күпмилләтле халыкның үзешчән иҗатын үстерү учреждениесе ул.

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты» МАМУ эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

- күпмилләтле халыкның үзешчән иҗатын үстерү, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның, этник төркемнәрнең һәм милли азчылыкның рухи кыйммәтләрен яңарту, саклау, мәдәниятләрен үстерү;

- күп милләт халыклары өчен стационар һәм күчмә концертлар, милли календарь бәйрәмнәре, фестивальләр, конкурслар, күргәзмәләр һәм башкаларны үткәрү;

- мәдәни-агарту эше алып бару (авторлык һәм иҗат кичәләре, кызыксынулар буенча клублар, танып белү һәм күңел ачу программалары, Яр Чаллы шәһәрендәге милли җәмгыятьләр бүлмәләренә экскурсияләр, балаларның ял мәйданчыклары һәм башкалар);

- үзешчән иҗат фольклор коллективлары, һәвәскәр милли мәдәни клублар һәм кызыксынулар буенча клублар кебек клуб формированиеләрен булдыру һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү;

- тәрбиягә авыр бирелә торган балалар һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау;

- Яр Чаллы шәһәрендә милли-мәдәни берләшмәләр булдыру һәм аларны үстерүдә ярдәм күрсәтү;

- милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара эшчәнлеген һәм хезмәттәшлеген оештыру;

- төбәкләрдәге милләтләрнең этник мәдәни мәгълүмат алмашуын оештыру, халык дипломатиясен киңәйтү, этно-мәдәни чаралар үткәрү;

- Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең башка субъектларының милли-мәдәни берләшмәләре белән социаль-мәдәни элемтәләргә булышлык күрсәтү һәм үстерү;

- милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча профилактика һәм милләтара толерантлык принцибын формалаштыру;

- конкурсларда катнашу, грант алу өчен конкурсларда катнашу.

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты» МАМУ проектлары:

- «Иван Купала» Республика славян бәйрәме;

- Татарстан Республикасының «Мы ветви древа одного» дигән фин-угыр халыкларының ел саен үткәрелә торган Республика халык иҗаты фестивале;

- кече яшьтәге мәктәп балалары өчен ел саен үткәрелә торган «Милли курчак» конкурсы;

- ел саен үткәрелә торган «Питрау» халык йоласы бәйрәме;

- Яр Чаллы шәһәренең милли җәмгыятьләре спартакиадасы;

- милли җәмгыятьләрнең ел саен үткәрелә торган «Дус-туганлык – иң зур байлык» фестивале.

Почта адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 5 (32/24) йорт

Сайты: https://rodnik.addnt.ru

Контакттагы төркеме: https://vk.com/rodnik_chelny

Юридик адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 5 (32/24) йорт

Бару юлы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Академик Королев урамы - «Гимназия» тукталышы

Телефон/ факс, эл. почта: 8(5552) 34-62-41, ddnrodnik@yandex.ru

Директоры: Ишалина Ландыш Риф кызы

Төп эшчәнлек буенча директор урынбасары: Миргалиева Рушания Хәмит кызы

Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Шәрифуллин Камил Наил улы

Баш бухгалтер: Мәүлиева Гүзәл Хәйдәр кызы


Хезмәткәрләр:

Директор Ишалина Ландыш Риф кызы


Четверг, 13 августа 2026, 10:37