Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 29 август 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәре филармониясе 2022 елдан эшли башлый. 

Концерт оешмасы төрле составтагы берничә профессиональ иҗат коллективын һәм солист-вокалистларны үзенә берләштерә:

1. Милли музыка уен кораллары оркестры. Оркестрның җитәкчесе һәм дирижеры И. Фәйзрахманов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Репертуарның нигезен төрле музыка уен коралларында башкарылган рус һәм татар милли музыкасы үрнәкләре, шулай ук академик классик музыка тәшкил итә.

2. «Визит» джаз оркестры. Репертуарның нигезендә — күренекле джаз сәнгать эшлеклеләренең джаз стандартлары, популяр эстрада музыкасы, мюзикл һәм кинофильмнардан танылган композицияләр. Коллектив, иң яхшы дөньяви джас сәнгате үрнәкләрен пропагандалап, актив иҗат эшчәнлеге алып бара.

3. «Мизгел» җыр театры. Сәнгать җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Н. Әхмәтшина. Театр артистлары — 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге 40 тан артык бала. Репертуарда — төрле телләрдәге җырлар (рус, татар, итальян, инглиз һәм башкалар). Ансамбльдә вокал күнекмәләр һәм җырлау осталыгы артистларга катлаулы күп тавышлы аранжировкалар, шул исәптән а капеллалар башкару мөмкинлеге бирә. Концерт номерлары оста профессиональ хореография белән баетыла.

4. «Наигрыш» халык музыка уен кораллары ансамбле. Сәнгать җитәкчесе — Э. Федорова. Ансамбль балалар һәм яшүсмерләргә иң яхшы рус һәм дөньяви музыка үрнәкләрендә яхшы музыка тәрбиясе бирү идеясен тормышка ашыра. Ансамбль музыканы традицион рус музыка уен коралларында: балалайка, думбра, баянда башкару буенча махсуслашкан.

5. «Без» иҗат төркеме. Талантлы һәм тәҗрибәле артистлар тарафыннан нигез салынган төркем үзенең кабатланмас стиле һәм осталыгы белән тамашачылар күңелен яулый алды. Коллективта үз эшенә ихлас бирелгән кешеләр тупланган. Артистлар трюклар һәм номерлар гына башкарып калмыйлар, үзләренең һәр чыгышында кабатланмас иҗади атмосфера тудырып, шуның белән яшиләр дә.

6. Филармония солистлары:

- Леонид Скороходов

- Ольга Лахнова

- Нурислам Яхин

- Алсу Идрисова

- Миләүшә Фазылҗанова

- Алишер Додарбеков

- Рөстәм Асадуллин

Директоры – Әхмәтшина Нәфисә Исхак кызы

- Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган;

- «Мизгел» җыр театрының сәнгать җитәкчесе;

- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

- «Ел хатын-кызы» республика конкурсының «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык» номинациясе җиңүчесе;

- Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Филармониянең адресы: 423810, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Рубаненко урамы, 7 йорт

Телефоннары:

·Кабул итү бүлмәсе: 8 (8552) 49-30-88

·Вахта: 8 (8552) 49-30-83 

Эш режимы:

·дүшәмбе – җомга

· эш вакыты 8:30 — 17:00 сәг.

· төшке ял вакыты 12:00 — 12:30 сәг.

· ял көннәре: шимбә, якшәмбе

E-mailnch_filarmonia@mail.ru

Сайтыnch-filarmonia.ru

Контакттагы төркемеnc_filarmonia

Телеграм-каналt.me/nchfilarmonia


Хезмәткәрләр:


Четверг, 13 августа 2026, 09:27