Информация:
Описание:
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе (алга таба – идарә) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының (алга таба – Башкарма комитет) Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү функцияләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле тармак (функциональ) органы булып санала.
Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, Яр Чаллы шәһәренең муниципаль хокукый актларына (алга таба – муниципаль хокукый актлар), шулай ук әлеге нигезләмәгә таянып эш итә.
Идарә үз компетенциясе чикләрендә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар белән, билгеләнгән тәртиптә, үзара эшчәнлек алып баруга хокуклы.
Үз эшчәнлегендә идарә турыдан-туры мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт мәсьәләләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарына буйсына (алга таба – Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары).
Яшьләр белән эшләү идарәсенең төп бурычлары:
1) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар эшләү һәм аларны гамәлгә ашыру;
2) шәһәр яшьләренә социаль ярдәм күрсәтү;
3) барлык категория яшьләрне тәрбияләү, социаль яктан үстерү өчен хокукый, социаль-икътисадый шартлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру һәм аларны гамәлгә ашыру;
4) сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау, яшьләр мохитендә социаль-негатив күренешләрне профилактикалауны гамәлгә ашыру өчен шартлар белән тәэмин итү;
5) яшьләр мохитендә этникара һәм конфессияара толерантлык дәрәҗәсен күтәрү, этник һәм (яки) конфессияара дошманлык нигезендә, экстремистик яшьләр берләшмәләре барлыкка килүне булдырмау;
6) яшьләр эшмәкәрлеген үстерү;
7) яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү.
Идарәнең төп функцияләре:
1) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә яшьләр сәясәте өлкәсендә муниципаль программаларны эшли һәм аларны тормышка ашыру;
2) муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү яисә гамәлдән чыгару (үз көчен югалткан дип тану) турында тәкъдимнәр әзерли, идарәгә йөкләнгән функцияләр нигезендә, алар закон нормаларына яки югарырак көчкә ия булган муниципаль хокукый актларга каршы килмәгән очракта;
3) ведомство буйсынуындагы оешмаларның устав эшчәнлеген үтәүләре буенча эшен координацияләү һәм җайга салу;
4) ведомство буйсынуындагы оешмаларның материаль-техник базасын үстерүне һәм аны карап тотуны тәэмин итү;
5) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләргә кагылышлы муниципаль хокукый актларның проектларын эшләү;
6) чираттагы финанс елына яшьләр сәясәтенә чыгымнар өлешендә бюджет проектын эшләүдә катнашу;
7) ведомство буйсынуындагы оешмаларның еллык планнарын, үрнәк программаларын үтәүгә шартлар тудыру һәм контроль булдыру;
8) яшьләр белән эшли торган белгечләр әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү өчен шартлар тудыру;
9) яшьләр сәясәте өлкәсендә статистик хисаплылыкны җыю, эшкәртү, анализлау, муниципаль яшьләр сәясәте оешмаларында кирәкле исәп документларын алып баруны контрольдә тоту һәм, билгеләнгән тәртиптә, үз вакытында хисаплар тапшыру;
10) ведомство буйсынуындагы оешмалар өчен аларның төп устав эшчәнлегендә каралган һәм әлеге йөкләмәнең үтәлеше финанс яктан тәэмин ителгән муниципаль йөкләмә эшләү;
11) ведомство буйсынуындагы оешмаларның бюджет һәм бюджеттан тыш эшчәнлеге буенча статистик һәм бухгалтерлык хисаплылыгын тиешле органнарга тапшыру;
12) яшьләр һәм балаларның җәмәгать берләшмәләре (оешмалары) белән үзара эшчәнлек алып бару;
13) яшьләргә мөнәсәбәтле чараларның, яшьләр мохитендә актуаль социаль процессларның һәм яшьләр өчен үткәрелгән чараларның нәтиҗәлелеге турында аналитик мәгълүмат әзерләү;
14) яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча план һәм документ проектларын әзерләүгә яшьләр һәм балалар берләшмәләрен җәлеп итү;
15) шәһәр яшьләрен актив социаль практикага, актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә, позитив гражданлык позициясе булдыруга җәлеп итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру;
16) яшьләрнең җәмәгать оешмалары лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтүне, яшьләр оешмалары активын әзерләүне һәм аларның белемен күтәрүне оештыру;
17) үз компетенциясе чикләрендә, яшьләрне эшкә урнаштыруга һәм аларның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү;
18) шәһәр яшьләре өчен һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру;
19) шәһәрдә студентлар оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлеген үстерүдә катнашу;
20) ирекле (волонтер) оешмалар эшчәнлеген оештыруга булышлык итү;
21) яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне профилактикалау, аларның рухи, физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итүче чараларны гамәлгә ашыру;
22) яшь буынга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирүдә, яшь гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә булышлык күрсәтү;
23) үз компетенциясе чикләрендә, яшьләр өчен массакүләм мәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү;
24) шәһәр оешмалары һәм учреждениеләрендәге яшь эшмәкәрләргә һәм яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү эшен оештыру;
25) талантлы һәм иҗади яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча муниципаль оешмаларның эшчәнлеген оештыру, яшьләрнең төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашуын тәэмин итү;
26) балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру;
27) яшьләр белән эшләү, шул исәптән җәмәгать оешмаларының, яшьләр үзәкләренең, яшәү урыннарындагы клублар эшен оештыру һәм координацияләү мәсьәләләре буенча Башкарма комитетның район хакимиятләре белән үзара эшчәнлек алып бару;
28) яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча һәр граждан файдалана алырлык мәгълүмат ресурслары булдыруда ярдәм күрсәтү;
29) дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә Татарстан Республикасының түбәндәге дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыру буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру:
- республика яшьләр конкурслары, күргәзмәләре, фестивальләре, яшьләр коллективлары смотрларының шәһәр этапларын оештыру һәм үткәрү;
- яшьләр өчен махсус төрле профильле лагерьлар эшен оештыру;
- яшьләрнең хәрби-патриотик клублары һәм эзтабарлык берләшмәләре эшен оештыру өчен шартлар тудыру;
- яшьләрнең яшәү урыннарында укыту-өйрәтү чараларын үткәрүче тренерларга булышлык күрсәтү.
30) «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне һәм аның нигезендә кулланыла торган норматив хокукый актларны үтәүне тәэмин итү;
31) «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-ХII номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәүне тәэмин итү;
32) яшьләр сәясәте өлкәсендә конференцияләр, киңәшмәләр, күргәзмәләр, конкурслар, фестивальләр үткәрү һәм аларда катнашу;
33) муниципаль берәмлектә милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча программалар эшләүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнашу;
34) яшь гаиләләр белән эшләүне оештыру;
35) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү, аларның тәкъдимнәрен, гаризаларын, шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү;
36) муниципаль оешмаларның оператив идарә итүендә булган биналар һәм бүлмәләргә капиталь, агымдагы ремонт эшләрен башкаруны планлаштыру, биналарны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча эшләрнең барышын координацияләү;
37) ведомство буйсынуындагы оешмаларның яңа уку елына әзерлеген кабул итүне оештыру;
38) муниципаль оешма җитәкчеләренең, шулай ук аларның ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү;
39) ведомство буйсынуындагы оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын һәм коррупция күренешләрен булдырмау яки җайга салу чараларын гамәлгә ашыру;
40) ведомство буйсынуындагы муниципаль оешмаларның уставларын раслау, уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, аларны реорганизацияләү, ликвидацияләү һәм төрләрен үзгәртү турында карарлар кабул итү.
Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә гамәлгә ашыра.
Үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен идарәнең хокуклары:
1) идарәгә йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, Башкарма комитет структурасына кергән органнардан, башка оешмалардан соратып алырга хокуклы;
2) Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары каравына Башкарма комитет, идарә эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр кертергә хокуклы;
3) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләрне хәл итүгә, билгеләнгән тәртиптә, фәнни оешмаларны, экспертларны һәм белгечләрне җәлеп итәргә хокуклы;
4) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча конференцияләр, киңәшмәләр, очрашулар үткәрергә, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештырырга хокуклы.
Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка хокукларны да гамәлгә ашыра.
Җитәкче:
Яшьләр белән эшләү идарәсенең ведомство буйсынуындагы яшьләр сәясәте учреждениеләре
Татарстан Республикасы яшьләренә торак
2020-2022 елларга муниципаль яшьләр программасы
Яшьләр сәясәте учреждениеләренең муниципаль йөкләмәләре
Яшьләр сәясәте учреждениеләренең муниципаль йөкләмәләр буенча хисабы
2021 елга чаралар планы
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе турында нигезләмә
«2022-2024 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә ихтыяри ярдәмгә (волонтерлыкка) булышлык итү һәм аны үстерү» муниципаль программасын раслау турында 2021 елның 29 октябрендәге 7120 номерлы карар
2022, 2023 елларга чаралар планы
Среда, 11 декабря 2024, 16:26