Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы карарларына шикаять бирү тәртибе
Россия
Федерациясе Конституциясенең 46 статьясындагы 2 өлеше нигезендә җирле үзидарә
органнары карарларына һәм гамәлләренә (яисә гамәл кылмавына) карата судка
шикаять белдерелергә мөмкин.
Россия
Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексының 1 статьясындагы 2 өлешендә
(алга таба - РФ Административ суд эшләре кодексы) әлеге кодекста каралган
тәртиптә судлар тарафыннан гражданнарның бозылган яисә дәгъва белдерелә торган
хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен, оешмаларның административ һәм
башка гавами хокукый мөнәсәбәтләрдән барлыкка килә торган хокукларын һәм
законлы мәнфәгатьләрен яклау турында аларга буйсынган административ эшләр
карала һәм хәл ителә, дип билгеләнгән:
1)
норматив хокукый актларга тулысынча яисә өлешчә дәгъва белдерү турында;
2)
дәүләт хакимияте органнарының, башка дәүләт органнарының, хәрби идарә
органнарының, җирле үзидарә органнарының, вазыйфаи затларның, дәүләт һәм
муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) дәгъва
белдерү турында;
Россия
Федерациясе Югары Суды Пленумының «Законнарны
аңлатуны үз эченә алган норматив үзлекләргә ия актларгаһәмнорматив
хокукый актларгадәгъва
белдерү турындагы эшләрне судлар тарафыннан карау практикасы турында»
2018 елның 25 декабрендәге 50 номерлы карарының
2 пункты нигезендә норматив хокукый актны характерлаучы мөһим билгеләр
түбәндәгеләр: аны билгеләнгән тәртиптә дәүләт хакимиятенең хокуклы органы яисә
вазыйфаи зат тарафыннан бастырып чыгару. анда билгесез затлар даирәсе өчен
мәҗбүри булган, берничә тапкыр куллануга исәпләнгән иҗтимагый мөнәсәбәтләрне
җайга салуга яки
гамәлдәге хокук мөнәсәбәтләрен үзгәртүгә яисә туктатуга юнәлдерелгән хокукый
нормалар (үз-үзеңне тоту кагыйдәләре) булу.




