Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану өчен кирәкле документлар исемлеге
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм җитәрлек керемнәре яисә башка акчалары булган яшь гаиләне торакның исәп-хисап (уртача) хакын бирелә торган социаль түләү күләменнән артыграк өлешендә түләү өчен кирәкле документлар исемлеге:
1) гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының шәхесен раслаучы документларның күчермәләре (паспорт, баланың туу турында таныклыгы, хәрби билет һәм башкалар);
2) язылышу (аерылышу) турында таныклык;
3) торакның яши торган һәм гомуми мәйданы күрсәтелгән финанс-лицевой счеты һәм аның бирелү датасы (төп нөсхә); били торган торак урынның бирелү датасы күрсәтелгән йорт кенәгәсеннән өземтә (төп нөсхә);
4) биләгән торак урынга, шулай ук милектәге торак урынга (социаль наем шартнамәсе, хосусыйлаштыру шартнамәсе, сату-алу шартнамәсе, бүләк итү шартнамәсе, хокукны теркәү турында таныклык һ. б.) документларның күчермәләре, шул исәптән соңгы биш елда элеккеге яшәү урыннарыннан;
5) адресын, теркәлү датасын, өземтә датасын, гомуми мәйданын һәм гаилә составын (өземтә датасына) күрсәтеп, элекке теркәлү урыннарыннан (5 ел өчен) архив белешмәләре;
6) шәхси йортта яшәүчеләр өчен – шәхси йортка техник паспорт, шул исәптән соңгы биш елда элеккеге яшәү урыннарыннан;
7) милекнең булу-булмавы турында Техник инвентаризация бюросы белешмәләре (ГЭС пос., 4/2/1, яшь гаилә әгъзалары 2000 елга кадәр Яр Чаллыда яшәгән очракта, Яр Чаллыдан белешмә алырга кирәк; әгәр яшь гаилә әгъзалары Тукай, Минзәлә һәм башка районнарда яшәгән булса, белешмәне Татарстан буенча алырга кирәк; БТИдан белешмә яшь гаилә әгъзаларына 2000 елның 1 гыйнварына кадәр алына);
8) ИНН күчермәләре – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;
9) иминият таныклыклары – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;
10) 1 һәм 2 нче төркем инвалидлыгы булу турында белешмәләрнең күчермәләре.
Гаиләнең акча түли алырлык булуын раслау өчен яшь гаилә түбәндәге документларны тапшыра:
11) гражданның эш урыны, аның вазыйфасы турында белешмәләрне үз эченә алган, оешма яисә кадрлар хезмәте җитәкчесе имзалаган һәм оешма мөһере белән таныкланган предприятие реквизитлары белән эш урыныннан белешмә,
12) узган һәм агымдагы еллардагы хезмәт хакы турында белешмә (яшәү адресын күрсәтеп, 2НДФЛ формасы буенча) – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;
13) пособиеләр, пенсияләр, алимент алу турында белешмә (булса);
14) стипендия алу турында белешмә (студентлар өчен);
15) яшь гаиләнең саклык кенәгәсендә акчалары булуын раслый торган документлар (банк тарафыннан таныкланган һәм яшь гаилә әгъзаларының берсенә рәсмиләштерелгән саклык кенәгәсе күчермәсе, яшь гаилә әгъзаларының тупланма счетларыннан өземтә);
16) ир белән хатынга яисә аларның берсенә кредит (заем) бирү мөмкинлеге турында кредит оешмасының кредитның максималь күләмен күрсәткән документы;
17) узган календарь елы һәм агымдагы календарь елының алдагы хисап чоры өчен салым инспекциясе тамгасы белән декларация (шәхси эшмәкәр (ШЭ) өчен).




