Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 6 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүлек түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

- иҗтимагый әһәмияткә ия шәһәр программаларын әзерләүгә һәм үткәрүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итә; шәһәрнең хезмәт коллективларында "түгәрәк өстәлләр", җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында мәгълүмат көннәре оештыра;

- иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә вазыйфаи затлары белән шәһәр тормышы, аларның җәмәгатьчелек өлкәсендә туган сорауларын тиз арада хәл итү максатыннан очрашулар оештыра;

- Башкарма комитетның хезмәт коллективлары, иҗтимагый-сәяси оешмалар, милли, дини һәм башка берләшмәләр белән элемтәсен булдыра, аларның эшчәнлеген өйрәнә һәм анализлый, эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли;

- шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә шартлар тудыруга булышлык итә;

- үз компетенциясе кысаларында, җәмәгатьчелек оешмалары эшен оештыруда ярдәм күрсәтә;

- халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән гражданнарның оешмага берләшү хокукларын гамәлгә ашыру һәм ачык чаралар үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча эш башкара;

- гражданнарның оешмаларга берләшү, ачык чаралар үткәрү хокукларын гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектлары әзерли һәм үз компетенциясе кысаларында, шул актларның үтәлешен тәэмин итә;

- гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән килгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр, эш  документлары буенча җаваплар һәм карар проектлары әзерли.

Четверг, 17 сентября 2026, 09:27