Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Икътисад үсешенең иң мөһим аспектларыннан берсе булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тора. 

Яр Чаллы шәһәрендә 2026 елның башына 28390 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты (аларның: 11371 – кече эшмәкәрлек предприятиеләре, 80 – урта эшмәкәрлек предприятиеләре, 16939 – шәхси эшмәкәрләр) үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем территориаль продукттагы өлеше 35,1% ны тәшкил итте. Ел йомгаклары буенча шәһәр бюджетына кергән салымнарның 36,2% ы – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының өлеше.

Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә 144,1 мең кеше хезмәт куя. Бу — территория буенча эшләүчеләр санының өчтән берен тәшкил итә. Хәзерге вакытта эшмәкәрлек секторы үзмәшгульләр хисабына да үсә. Шәһәрдә бүгенге көндә 65 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә.

2025 елда кече һәм урта бизнес өлкәсендәге товар әйләнеше 11,5 % ка үсте һәм 759,1 млрд сумны тәшкил итте. 2020 елдан кече һәм урта эшмәкәрлекнең товар әйләнеше 2 тапкырга артты.

Шәһәрдә эшмәкәрлек өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре эшчәнлеге үсешенең җитештерү өлкәсендә уңай тенденция барлыкка килде. 2021 ел белән чагыштырганда кече һәм урта эшмәкәрлекнең товар әйләнешендә аларның өлеше – 22,4% тан 2025 елда 29,1% ка кадәр үсте. Бу турыдан-туры сәнәгать компанияләренең финанс һәм инфраструктура ярдәме белән бәйле. Шул ук вакытта күпләп һәм ваклап сату оешмаларының өлеше 46,2% тан 37,9% ка кадәр кимеде.

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы булып тора. Шул максаттан, үзләренең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерү дәвам иттерелә.

Шәһәрдә барлыгы 13 сәнәгать паркы бар, аларда 366 резидент эшчәнлек алып бара («Мастер» Кама индустриаль паркы, «Үсеш» сәнәгать паркы, «Чаллы» индустриаль паркы, «Татэлектромаш» индустриаль паркы, «Хайер РУС» индустриаль паркы, «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы. «ГринПро», «Экотехнопарк», «Промвест», «Уналтынчы регион», «Сәнәгать башкаласы», «Профтермо заводы», «АТХ-4» сәнәгать мәйданчыклары). 2025 ел йомгаклары буенча парк резидентлары тарафыннан сатылган продукциянең күләме 236,2 млрд. сумга җитте. 21,1 меңнән артык эш урыны булдырылды (2024 елда – 20,9 мең эш урыны).

Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләре файдалана алсын өчен күрсәтелгән федераль, региональ һәм муниципаль ярдәмнең гомуми суммасы 14,1 млрд. сумны тәшкил итте.

Эшмәкәрләр өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил хезмәте белән берлектә ел дәвамында үткәрелгән интенсивлар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр файдалы булды.

Соңгы өч елда электрон сәүдә интенсив үсеш алды. Безнең бурыч – даими нигездә эшмәкәрләрне җитештерелгән продукцияне яхшырак сату мөмкинлеге бирә торган маркетплейсларда нәтиҗәле сатулар алып барырга өйрәтү.

Шәһәр эшмәкәрләре тарафыннан интернет кибетләрендә барлыгы 8803 уникаль аккаунт теркәлгән (2025 елның 1 гыйнварына – 7964).

 (Мәгълүмат 2025 ел йомгаклары буенча)

Среда, 29 апреля 2026, 18:50