Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 2 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җир участокларына алмашка акчалата түләү:

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 статьяларына (Татарстан Республикасының 2025 елның 3 октябрендәге 65-ТРЗ законы) үзгәрешләр кертү, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга милеккә түләүсез җир участоклары бирү (тапшыру), өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә, аларның ризалыгы белән, җир участогына алмашка, акчалата түләү тәртибе турында хәбәр итә.


Гаризага теркәлә:

Мондый түләүләр бирү тәртибе һәм аның күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 22 октябрендәге 849 номерлы Карары нигезендә билгеләнә (ПКМ РТ 849. 22.10.2025.pdf). 

1. Гариза бирү

Әлеге Карар нигезендә, җир участокларына алмашка акчалата компенсация алырга теләгән гражданнар турыдан-туры Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына гариза бирә алалар. Документлар теркәлгән гаризалар Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт адресы буенча шәһәр Башкарма комитеты бинасының 400 нче кабинетында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе белгечләре тарафыннан кабул ителә. Документлар кабул итү һәр көнне 8:00 — 17:00 сәгатьләрдә башкарыла (төшке ял: 12:00 — 13:00 сәг.)

Акчалата түләүне алу турында гариза күп балалы гаилә исеменнән, җир участогы алуга язмача рәвештә шәхсән гариза биргән ата-ана исеменнән бирелә.

1) җир участогына алмашка бер тапкыр түләнә торган акча бирү турындагы гариза түләүсез, гариза бирүче исеменнән 1 нөсхәдә языла.

2) җир участогына алмашка бер тапкыр түләнә торган акчаны күчерү турындагы гариза гаиләнең һәр әгъзасы исеменнән языла. 14 яшькә кадәрге балалар өчен гариза бирүче имза куя.

3) персональ мәгълүмат эшкәртүгә ризалык күп балалы гаилә әгъзаларының һәркайсыннан алына. 14 яшькә кадәрге балалар өчен гариза бирүче имза куя.

Гаризада җир участогына алмашка акчалата түләүгә күп балалы гаиләнең барлык әгъзаларының да ризалыгы булырга тиеш.

Гариза күп балалы гаиләнең барлык әгъзалары тарафыннан имзалана!

Гаризага түбәндәгеләр теркәлә:

а) Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясының 10 пунктындагы 1-7 пунктчаларында күрсәтелгән документлар:

1) гариза бирүченең паспорт күчермәсе (2,3,5,14,16,17 битләр);
2) икенче ата-ананың паспорт күчермәсе (ата-ана никахта торган яисә тормаган, яки никахта тормыйча да бергә яшәгән очракта (2,3,5,14,16,17 битләр);
3) балаларның туу турында таныклык күчермәсе, шулай ук ундүрт яшенә җиткән балаларның паспорт күчермәләре (2,3,5 битләр);
4) баланы уллыкка алуны билгеләү турында суд карары күчермәсе (баланың туу турында таныклыгында уллыкка алучылар баланың ата-анасы буларак язылган очраклардан кала);
5) опека һәм попечительлек органының опекун яки попечитель билгеләү турында акт күчермәсе (опека яки попечитель билгеләү очрагында);
6) опека яки попечительлекне гамәлгә ашыру турында килешү күчермәсе (опека яки попечительлекне гамәлгә ашыру килешү буенча гамәлгә ашырылган очракта)
7) никахлашу турында таныклык күчермәсе (ата-ана никахта торган очракта); шулай ук:
8) барлык гаилә әгъзаларының СНИЛС күчермәләре;
9) гаризада гаиләнең һәр әгъзасына акчалата түләүне аерым күчерү өчен, Россия кредит оешмаларындагы лицевой счетларныңреквизитлары күчермәләре,гаиләнең барлык әгъзалары да күрсәтелә.
10) 14 яшьтән кечерәк балаларның яшәү урыны буенча теркәлүе турында таныклык күчермәсе (8 нче форма);
Түләүләрне башкару турында гариза формалары ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елның 29 октябрендәге 638-пр приказы (ПМЗИО РТ 638-пр. 29.10.2025.pdf) белән расланган.
Акчалата түләүгә гариза формалары.doc
Гаризаларны тутыру үрнәге.pdf

2. Реестрга кертү

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе:

- гаризаны ул кергән көнне үк терки;

- гаризаны теркәгән көннән башлап җиде эш көне эчендә гаризаны һәм аңа теркәп бирелгән документларны тикшерә һәм, әлеге Тәртип пунктында каралган гаризалар реестрына кертүдән баш тарту өчен нигезләр булмаган очракта, гаризаны гаризалар реестрына кертү, гариза бирү чираты тәртибендә реестр номеры бирелү яки гаризалар реестрына кертүдән баш тарту турында карар кабул итә.

- гаризаны гаризалар реестрына керткән көннән соң бер эш көненнән дә соңга калмыйча, гаризаны һәм аңа теркәп бирелгән документларны, гаризалар реестрын ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына (алга таба — министрлыкка) җибәрә;

- гаризалар реестрына кертүдән баш тарту турында карар кабул ителгән көннән башлап өч көн эчендә бу хакта мөрәҗәгать итүчегә, баш тарту өчен нигезләрне күрсәтеп, язма рәвештә хәбәр итә.

3. Акчалата түләү бирү турында карар кабул итү

Министрлык документларны алган көннән башлап җиде эш көне эчендә документларны һәм алардагы белешмәләрне тикшерә, шул исәптән ведомствоара запрослар аша да, һәм акчалата түләү бирү турында яисә аны бирүдән баш тарту турында карар кабул итә.

Министрлык мөрәҗәгать итүчегә акчалата түләүне бирүдән баш тарту турында карар кабул ителгән көннән башлап өч көн эчендә, баш тарту өчен нигезләрне күрсәтеп, язма рәвештә хәбәр итә.

4. Акчалата түләүне күчерү 

Министрлык акчалата түләү турында карар кабул ителгән көннән башлап җиде эш көне эчендә акча күчерү турындагы гаризаларда күрсәтелгән Россия кредит оешмаларында ачылган счетларга акча күчерә.

Агымдагы финанс елында акчалата түләү бирү өчен Министрлыкка җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары җитәрлек булмаган очракта, Министрлык, тиешле лимитлар булган очракта, чираттагы финанс елында акчалата түләү бирү турында карар кабул итә, бу хакта өч көн эчендә язма рәвештә мөрәҗәгать итүчегә хәбәр итә.

Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга җир участоклары бирү

Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 26 октябрендәге 90-ЗРТ номерлы Законы нигезендә, шәхси торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык (бакча яны җир участогы), бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен җир участоклары Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, милеккә җир участогы сорау турында гариза язу датасына гаиләсендә өч һәм аннан да күбрәк бала, шул исәптән үги ул яки үги кыз, шулай ук уллыкка яки кызлыкка алынган һәм опекага алынган (опека һәм попечительлек мөнәсәбәтләре сроксыз яки аларның балигъ булу яшенә җиткәнче гамәлгә ашырылучы), унсигез яше тулмаган (алга таба – гражданнар) гражданнарга түләүсез бирелә.

Әлеге нигезләмә 2011 елның 17 июненә Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, милеккә җир участогы сорау турында гариза язу датасына гаиләсендә өч һәм аннан да күбрәк бала, шул исәптән үги ул яки үги кыз, шулай ук уллыкка яки кызлыкка алынган һәм опекага алынган (опека һәм попечительлек мөнәсәбәтләре сроксыз яки аларның балигъ булу яшенә җиткәнче гамәлгә ашырылучы), унсигез яше тулмаган (алга таба – гражданнар), баланың (балаларның) балигъ булу яшенә җитүе (Татарстан Республикасының 2011 елның 18 ноябрендәге 90-ЗРТ номерлы Законының 2 статьясының 1 пункты) белән бәйле рәвештә әлеге Закон көченә кергән көнгә җир участогы бирү хокукын югалткан гражданнарга да кагыла.

Җир участоклары гражданнарга һәм балаларга гомуми өлешле милеккә тигез өлешләрдә бирелә.

Гражданнар шәхси торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык (бакча яны җир участогы), бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен җир алуга яки андый гражданнарның милкендә булган торак йорт урнашкан җир участокларын аларга бирүгә үз хокукларын бер тапкыр гамәлгә ашыра алалар.

Җир участоклары бирү турында карар кабул иткәндә гариза язганнан соң ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, уллыкка яки кызлыкка бала алу гамәлдән чыгарылган, опека һәм попечительлек туктатылган гражданнарга бәйле мөнәсәбәттәге балалар исәпкә алынмый.

Җир участогы бирү түбәндәге тәртиптә башкарыла:

1. Гариза бирү

Гаризалар «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе филиалына бирелә.

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе филиалларының адреслары:

1. Кол Гали бульвары, 25 Е йорты (Яңа шәһәр, 59/04)

Эш графигы (төшке ялсыз)

· Дүшәмбе 8:00 - 17:00

· Сишәмбе 11:00 - 20:00

· Чәршәмбе 8:00 - 17:00

· Пәнҗешәмбе 8:00 - 17:00

· Җомга 7:00 - 16:00

· Шимбә 8:00 - 14:00

· Якшәмбе - ял көне

2. Мир проспекты, 62 йорт (Яңа шәһәр, 3/16)

 Эш графигы (төшке ялсыз)

· Дүшәмбе 8:00 - 17:00

· Сишәмбе 8:00 - 17:00

· Чәршәмбе 8:00 - 17:00

· Пәнҗешәмбе 11:00 - 20:00

· Җомга 7:00 - 16:00

· Шимбә 8:00 - 14:00

· Якшәмбе - ял көне

 Гариза биргәндә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

1) гариза бирүченең паспорт күчермәсе (2, 3, 5, 14, 16, 17 битләр);

2) ата яки ананың берсенең паспорт күчермәсе (ата-ана никахта торган яки никахта тормыйча да бергә яшәгән очракта (2, 3, 5, 14, 16, 17 битләр);

3) балаларның туу турында таныклыгы (8 нче кушымта яки тору урыныннан белешмә), шулай ук 14 яше тулган балаларның паспорт күчермәләре (2, 3, 5 битләр);

4) баланы уллыкка яки кызлыкка алуны билгеләү турында суд карары күчермәсе (баланың туу турында таныклыгына уллыкка яки кызлыкка алган кеше ата-ана сыйфатында язылган очрактан тыш);

5) опекун яки попечитель билгеләнү турында (опека һәм попечительлек органы билгеләнгән очракта) опека һәм попечительлек органы акты күчермәсе;

6) опека һәм попечительлекне гамәлгә ашыру (опека һәм попечительлекне килешү нигезендә гамәлгә ашыру очрагында) турында килешү күчермәсе;

7) никахлашу турында таныклык күчермәсе (ата-ана никахта торган очракта);

8) СНИЛС;

9) Яшәү урыны буенча теркәлү турында белешмә.

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бирү турында гариза бланклары.doc

2. Исемлекләргә кертү

Сез гариза биргән вакыттан соңгы бер ай эчендә Сезне җир участогы алуга хокукы булучылар исемлегенә кертү турында Башкарма комитет карары кабул ителә һәм Сезгә уникаль исәп номеры бирелә.

Сез документлар тапшырмаган яки Сез тапшырган документларда җир участогы алуга хокук расланмаган очракта, исемлеккә кертүдән баш тарту турында карар җибәрелә.

3. Мәгълүмат белән тәэмин итү

 Сез үзегезнең чиратны 30-59-05 телефоны аша белешә аласыз.

Индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен җир участогы алуга хокукы булган гражданнарның чиратын күрсәткән уникаль номерлар исемлеге:

2026 елның 18 июненә индивидуаль торак төзелеше өчен уникаль номерлар белән чират исемлеге.xlsx

Шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт яны җир участогы), үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен җир участогы алуга хокукы булган гражданнарның чиратын күрсәткән уникаль номерлар исемлеге:

2024 елның 14 июненә бакчачылык өчен уникаль номерлар белән чират исемлеге.xlsx

2026 елның 22 июненнән 7 августына кадәр җир участогын сайлау процедурасына чакырылган гражданнар:

22.06.2026 - 07.08.2026 елда чакырылганнар исемлеге.xlsx

Бирелә торган участоклар исемлеге:

Зәй районы исемлеге.xlsx

Менделеевск районы исемлеге.xlsx

Минзәлә районы исемлеге.xlsx

Сарман районы исемлеге.xlsx

Тукай районы исемлеге.xlsx

Шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт яны җир участогы), үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен буш җир участоклары исемлеге:

Бакчачылык өчен буш җир участоклары.xlsx

4. Җир участогын сайлау

Җир участогы алуга хокукы булган гражданнар исемлегенә кертелгәннән соң, Сез чират нигезендә җир участогы сайларга чакырыласыз.

Җир участогын сайларга чакыру гаризаларда күрсәтелгән элемтә телефоннары аша яки адреска шул хакта хәбәр җибәрү юлы белән җир участогы сайлау процедурасы үткәрүгә ике атна кала булачак.

5. Актны имзалау

Җир участогын сайлау җир участогын сайлау акты белән рәсмиләштерелә.

Сез өч тапкыр җир участогы сайлаудан баш тартсагыз яки өч тапкыр җир участогы сайлау процедурасына килмәсәгез, мондый очракта Сез исемлектән төшереләсез.

Исемлектән төшерелгәннән соң, Сез җир участогы алуга яңадан гариза бирә аласыз.

6. Карар кабул итү

Җир участогын сайлау актын имзалаган вакыттан соң 14 көн эчендә Башкарма комитет Сезгә җир участогы бирү турында карар кабул итә, ул карар Сезгә расписка белән тапшырыла.

7. Җир участогына милек хокукын дәүләт теркәве

Җир участогын милеккә бирү документларын дәүләт теркәвен шәһәр Башкарма комитеты гамәлгә ашыра.

2025 елның 1 сентябреннән милек хокукын теркәү максатларында, гражданнарга, теркәү гамәлләрен башкарган өчен, 700 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.

Җир участогы бирү мәсьәләләре буенча консультацияләрне түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин:

Шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе: 30-59-05

Шәһәр Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте: 38-20-85

Шәһәр Башкарма комитетының Автозавод районы хакимияте: 32-98-42

Шәһәр Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте: 71-40-11

2011 елның 18 ноябрендәге 90-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законы

2011 елның 14 июнендәге 138-ФЗ номерлы Федераль закон

Среда, 30 сентября 2026, 17:45