Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 20 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле ата-аналар!

Яр Чаллы шәһәрендә «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә гаризалар кабул итү, балаларны исәпкә кую һәм исемлеккә язу хезмәте кертелгән.

Электрон чират һәрбер ата-ананың мөстәкыйль рәвештә сайтка кереп һәм үз баласын, мәгариф идарәсенә бармыйча гына, https://www.gosuslugi.ru/ порталы яисә Күпфункцияле үзәкләр аша мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чиратка теркәү мөмкинлеген күздә тота:

-   үз баласын мәктәпкәчә учреждениегә чиратка теркәү;

- өстенлекле балалар бакчасына алмаштыруга заявка бирү;

-  баланы бер учреждениедән икенчесенә күчерүгә гариза бирү.

Түбәндәге очракларда, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгечләренә шәхсән мөрәҗәгать итәргә (5/08, һәр көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр, чәршәмбедән кала):  

- льготага хокукны раслау;

-  документларны раслау;

- керергә теләгән датаны үзгәртү.

Белешмә өчен телефоннар: 23-13-36, 23-13-31

Четверг, 22 октября 2026, 09:49