Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / обычная версия

Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хөрмәтле ата-аналар (законлы вәкилләр)!

Хәзерге вакытта, сезнең уңайлылык өчен, Яр Чаллы шәһәренең ике Күпфункцияле үзәгендә түбәндәге хезмәтләрне алуга гариза бирү мөмкинлеге булдырылды:

  • балалар бакчасында урын алу өчен; 
  • балалар бакчасына йөрмәгән балага булачак балалар бакчасын өстенлекле бакчага алмаштыру өчен;
  • балалар бакчасына йөри торган баланы башка мәктәпкәчә учреждениегә күчерү өчен.

1. Кол Гали бульвары, 25 Е йорты (Яңа шәһәр, 59/04)

Эш режимы:  

Дүшәмбе - 8:00 - 17:00   Җомга - 7:00 - 16:00

Сишәмбе - 10:00 -20:00  Шимбә - 8:00 - 17:00

Чәршәмбе - 8:00 - 17:00  Якшәмбе - ял көне

Пәнҗешәмбе - 10:00- 17:00

2. Яңа шәһәр, Тынычлык проспекты, 62 йорт (3/16)

Эш режимы:

 Дүшәмбе - 8:00 - 18:00   Пәнҗешәмбе - 8:00 - 18:00

 Сишәмбе - 8:00 - 20:00   Җомга - 7:00 - 17:00

 Чәршәмбе - 8:00 - 18:00    Шимбә - 8.00 - 18.00 

Төшке ялсыз 

Үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш:

  • Ата-ананың (законлы вәкилнең) паспорты, шәхси иминиятләштерү счеты номеры;
  • Шәхси иминиятләштерү счеты номеры, баланың туу турында таныклыгы;
  • Ташламалар яки сәламәтлек буенча ихтыяҗ булганда, аларны раслау өчен кирәкле документларның төп нөсхәләре һәм күчермәләре.

Өстәмә белешмәләрне 56-12-67 телефоны аша алырга мөмкин.

Среда, 22 мая 2024, 12:55