Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кыш үзенең зәмһәрир суыклары белән дан тота. Термометр баганасы түбән төшә дә төшә, ә түбән температураның тәэсире кешегә куркыныч тудыра. Кышкы суыклардан саклану буенча түбәндәге киңәшләрне тоту урынлы булыр.

 1. Кыш – диета саклау вакыты түгел. Кыш көне иммун системасы көчсезләнә, матдәләр алмашы да башкача була, ә аерым гормоннарны эшләп чыгару акрыная.

Салкында көндәлек рационга А һәм Е витаминнарына бай ризыкларны кертергә кирәк. Әлеге витаминнар тире катламын саклау һәм ныгытуда аеруча мөһим санала. Д витамины кояш нурлары астында гына эшләп чыгарыла, урамда кояш якты яктырткан сәгатьләрдә булырга тырышыгыз.

Кышкы салкыннарда кирәкле калория һәм энергия бирүче майлар куллану кирәк: терлек майларын да, үсемлекнекен дә. Май куллану тәүлегенә 30 грамм да җитә.

Ит, балык һәм башка туклыклы, калорияле ризыклар ашарга кирәк.

Бал өстәлгән кайнар чәйне, бөтнек һәм дүләнә үләне, кипкән җимеш төнәтмәләре кебек сыеклыкларны күбрәк эчәргә тырышыгыз.

2. Кайберәүләр алкоголь эчемлек эчеп җылынырга яратсалар да, суыкта эчемлек кулланырга ярамый. Чөнки алкогольнең организмга бөтенләй кире тәэсире расланган. Ул һич кенә дә җылытмый, ә нерв системасын зәгыйфьләргә сәләтле. Бу вакытта канның җылысы сезне уратып алган һаваны җылыта башлый, тән температурасы төшә, эчке органнар суына. Әгәр бу хәл озакка сузылса, эчке органнар шулкадәр нык суына, боларның барысы хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Аномаль суыклар чорында шулай ук ачык һавада тәмәке тартудан тыелырга кирәк, чөнки салкын һава никотин белән кушылып, тын юлларына кискен рәвештә кире тәэсир итә.

 3. Дарулар эчүне контрольдә тотыгыз!

 Дарулар кулланганда аеруча игътибарлы булыгыз. Бу аеруча кан басымын төшерә торган һәм депрессиягә каршы даруларга карый. Аларның кайберләре тән температурасын төшерә, ә гипотермия суык һава торышы белән кушылып, артык туңуга китерергә мөмкин.

4. Киемгә игътибарлы булыгыз!

Кышкы кием тыгыз, җиңел һәм мөмкин кадәр күп катлы булырга тиеш (бу җылылыкны саклый һәм һаваның үтеп керүчәнлеген арттыра). Кыш көне караңгы төстәге киемнәр киеп йөргәндә алар якты кояш нурларын күбрәк йота. Урамда йөргәндә тәннең бар өлешен дә, шул исәптән, битне дә капларга тырышырга кирәк. Дымландыргыч һәм тукландыргыч кремнар салкыннан коткармый. Аяк киемен яхшылап җылытырга кирәк. Йон оекбашлар кию комачау итмәс.

 5. Йоклама – өшерсең!

Организмыгызны энергия эшләп чыгаруга җигәргә телисезме? Димәк, энергия исраф ителергә тиеш. Салкында хәрәкәтләнү кан әйләнешен көчәйтә һәм тәнне җылытуга булыша. Эштән кайтканда бер-ике тукталыш арасын җәяү үтегез – бу транспорт көтеп ярты сәгать суыкта басып торуга караганда күпкә яхшырак.

Понедельник, 21 января 2019, 11:13