Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эсселекнең күңелсез нәтиҗәләрен булдырмас һәм үз сәламәтлегеңне ныграк саклар өчен эсселек чорында түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк

1. Кояш активлыгы көчле булган 11-17 сәгатьләрдә урамга чыгып йөрүләрдән мөмкин кадәр тыелып торырга. Чыккан очракта да ачык төстәге табигый тукымадан тегелгән өс киеме, җиңелчә баш киеме һәм, әлбәттә, үзең белән газсыз минераль су шешәсе алырга кирәк. Урамда күләгәдәрәк булырга һәм әледән-әле кондиционерлы кибетләргә һәм биналарга кергәләргә кирәк.

2. Организмны сусызландырудан саклау өчен суны күп эчәргә, көненә 1,5-3 литрдан да ким түгел. Көннең иң кызу вакытында суны күп кулланмау хәерлерәк. Сыеклыкның төп өлешен (2 литрга якын) тәүлекнең салкынрак вакытында – кич һәм иртә эчү киңәш ителә. Бу организмда дымлылык запасы булдыру өчен кирәк.

 8 дән 12 сәгатькә һәм 16 дан 20 сәгатькә кадәр сыеклыкны зур булмаган порцияләр белән 1-2 йотымлап эчәргә, бик нык эчәсе килгәндә ярты сәгатькә бер тапкырдан да артык эчмәскә кирәк. 12 дән 16 сәгатькә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак куллану яхшы.

Эчемлекләрдән: лимон согы белән су, шикәрсез җылы яшел чәй, газсыз минераль су, компот һәм морслар. Суның салкын булмавына игътибар итәргә кирәк, чөнки эссе вакытта иммунитет төшү сәбәпле, ангина һәм ОРЗ белән авыру куркынычы арта.

Алкоголь куллану киңәш ителми, шул исәптән сыра да, баллы газлы эчемлекләр эчү шулай ук сусауны басмый, организмдагы матдә алмашу процессларын акрынайтуга да китерә.

3. Җиңелчә ризыклар ашарга кирәк: яшелчә, җиләк-җимеш, пешерелгән балык һәм тавык ите, салкын ашлар һәм окрошкалар. Майлы, кыздырылган һәм баллы ризыкларны рационнан тулысынча алу яхшы.

4. Эсселек иң көчле чорда теләсә нинди физик активлыктан тыелып торырга кирәк.

5. Кондиционерлы бинада һаваның температурасын Цельсийның +22+23 градусыннан төшермәү тәкъдим ителә. Фатирда яки бинада кондиционер булмаса, һаваны вентилятор каршына сулы савыт куеп та суытырга мөмкин. Җылы һава басымы тәэсирендә су парга әйләнә һәм бинаны 2-3 градуска суыта ала.

6. Бинага кайнар һава үтеп керүнең төп чыганагы булып тәрәзәләр тора. Көндез аларны ябык тотарга һәм туры кояш нурлары бүлмәгә үтеп кермәсен өчен аксыл төстәге тәрәзә пәрдәсе белән капларга киңәш ителә. Тәрәзәләрне һава темпертурасы төшкән вакытта төнгелеккә ачу кулайрак була.

7. Эсселек чорында балаларга аеруча игътибар бирергә кирәк. Өлкән кешенекенә караганда бала организмы тирәлекнең температурасы күтәрелүгә күпкә сизгеррәк. Балага эссе тиюнең билгеләре – тире кызару, тәннең югары температурасы, хәлсезлек, сәбәпсез көйсезлек, тыны кысылып еш сулыш алу, көзән җыеру, хәтта аңны югалту. Бу билгеләр күренүгә үк баланың киемен салдырырга, аны горизонталь рәвештә яткырырга, бөтен тәнен дымлы салфетка яки суга чылатылган тукыма белән сөртеп алырга һәм аңа 5-10 минут саен су эчертеп торырга кирәк. Газлы булмаган салкынча эчемлекләр: су, сыеклатылган чәй, әчкелтемрәк компот куллану тәкъдим ителә, изотоник эремә – җиңелчә тозлы су да ярый. Аңны югалтканда кичекмәстән, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

8. Өлкәннәргә шулай ук җылылык һәм кояш сугуның билгеләрен белергә кирәк. Бу иң беренче чиратта түбәндәге билгеләр: хәлсезлек, сүлпәнлек, баш әйләнү, көчле тирләү, сусау, баш авырту, күңел болгану һәм косу. Аеруча авыр очракларда аң югалырга мөмкин.Әгәр кеше артык җылынса һәм аңарда бу билгеләр булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, организмны суыту чараларын күрергә кирәк. Авыруны салкынчарак урынга яткырырга, башына салкын компресс яки дымлы сөлге куярга. Зыян күрүче үз аңында булса, аңа күп итеп су эчертергә, аңында булмаса, нашатырь спирты ярдәмендә аңга китерергә һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнен көтәргә кирәк.

Алда саналганнардан чыгып, шул аңлашыла, эссе чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең таләпләре ул кадәр катлаулы түгел. Аларны үтәп, үз сәламәтлегеңне, балаларыңның сәламәтлеген мөмкин кадәр ныграк саклап, гадәти яшәү рәвеше алып барырга мөмкин.


Среда, 11 августа 2021, 16:25