Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Якын Көнчыгыш коронавирус синдромы (БВРС-КоВ / МЕRS)

Төп фактлар

· Якын Көнчыгыш респиратор синдромы (БВРС-КоВ / МЕRS) беренче тапкыр 2012 елда Согуд Гарәбстанында диагностикаланган, яңа коронавирус китереп чыгарган вируслы респиратор авыруы санала.

· 2015 елның җәенә авыру очраклары Согуд Гарәбстаны, Гарәп Әмирлекләре, Франция, Германия, Италия,Тунис, МисырМалайзия,Таиланд, Көньяк Корея һәм башкаларны кертеп, 23 илдә теркәлгән. 2015 елның 1 июненә коронавирус авыруына бәйле 1154 чир йоктыру факты расланган һәм 431 гә якын үлем очрагы теркәлгән.

· Теркәлгән авыруларның якынча 36% ы үлем белән тәмамланган.

Вирусның чыганагы

Кешеләргә хайваннардан килеп чыга торган вирус йоктыруның чыганагы булып дөяләр тора. Авыруның MERS  - дөя гриппы дигән башка төрле исеме шуннан чыккан да.

Вирусның күчүе шулай ук гаиләләрдә, стационарларда бер палатада торып авыру караганда булган очраклар да теркәлгән. Коронавирусның  кеше белән якыннан аралашканда да кешедән кешегә бирелергә мөмкинлеге инкарь ителми.

Симптомнары

БВРС-КоВ  клиникасы бөерне зарарлый торган авыр респиратор синдромы (типик булмаган пневмония) белән килеп чыга.

Типик картинасы югары температура, йөткерү һәм тын кысылу. Шулай ук диарея билгесе дә булган гастроэнтерологик синдромнар да теркәлгән.

Балалар, өлкән яшьтәгеләр, иммун системасы начарланган, рак, хроник үпкә һәм диабет кебек хроник авырулар белән интегүчеләр куркыныч зонада.

Профилактикасы һәм дәвалау

Хәзерге вакытта бу авырудан ни төгәл генә дәва, ни вакцина юк. Дәвалау ярдәм күрсәтү генә булып тора һәм ул пациентның клиник торышына бәйле рәвештә алып барыла.

Коронавирус инфекциясе белән зарарлануны кисәтү максатында  гражданнарга Согуд Гарәбстанына, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә баруны мөмкин кадәр кичектереп тору тәкъдим ителә.

Күрсәтелгән илләргә чыккан очракта, саклагыч битлекләр куллану, халык күпләп җыела торган урыннарга барудан һәм югары температуралы кешеләр белән элемтәгә керүдән тыелып тору киңәш ителә.

Якын Көнчыгыш регионына барганда дөяләргә якын килүдән качарга кирәк.

Авыруны профилактикалау өчен биналарны регуляр төстә җилләтү, дымлы итеп җыештыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү тәкъдим ителә.

Респиратор авыруның симптомнары беленүгә битлек кияргә һәм, кичекмәстән, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлеге илләрдән кайткач, лихорадка яки гриппка охшаган симптомнар барлыкка килсә, табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә, кайсы илгә баруыгыз һәм анда нинди срокларда булуыгыз турында мәгълүмат бирергә кирәк.

Пятница, 13 ноября 2020, 11:46