Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча травмалар һәм башка бәхетсезлек очраклары барлык авыруларның 12 процентын тәшкил итә. Төрле травмалардан ел саен 5 миллионнан артык кеше үлә, бу – гомуми үлемнәр санының 9 процентка якыны.

Кышкы чорда травмпунктларда сыну, бәрелү, таю, сеңер тартылулар белән килүче пациентлар саны күп тапкырлар арта. Чамадан тыш туңу, өшү очраклары да сирәк түгел.  Травмалар алу һәрвакыт күңелсез. Аның хәтта кечкенәсе дә нәтиҗәсез үтми, психологик уңайсызлык тудыра. Җитдирәк травмалар сәламәтлекне какшата, инвалидлыкка китерә, зыян күрүченең гомерен кыскарта.

Практика күрсәткәнчә, күп очракларда травматизмны булдырмый калу мөмкин дә түгел. Шулай да түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

-  Бозлавыкта калын табанлы, баш өлеше киң булган, тәбәнәк һәм нык үкчәле аяк киеме кияргә кирәк;

-  Мөмкин булган кадәр кулларны буш тотыгыз (зур сумкалар күтәрмәгез, кулларны кесәләрдә йөртү гадәтеннән котылыгыз). Таеп китү очрагы булганда бу сезгә гәүдә тигезлеген саклап калу мөмкинлеге бирәчәк;

- Урам аша чыкканда сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, начар яктыртылган, ташландык урыннардан йөрмәскә тырышыгыз;

-  Суык һава торышы вакытында кысан аяк һәм өс киеменнән, ювелир бизәнү әйберләреннән (йөзек, беләзек, алкалар) йөрмәгез. Табигый материаллардан тегелгән җылы һәм уңайлы киемнәр киегез. Кыш көне баш киеме белән йөрегез.

- Суыкта тәмәке тартмагыз һәм спиртлы эчемлек эчмәгез; 

Кечкенә балаларны тауларда караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге мәктәп балаларына тимераякта, чаңгыда шуу кагыйдәләрен аңлатыгыз. 

Дөрес егылырга өйрәнегез. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре егылганда үзеңне ничек итеп дөрес тоту буенча тәкъдимнәр эшләде:

- алга таба (корсакка) егылу. Егылганда, шул секунд эчендә кулыгыздагы әйберләрдән (портфель, сумка, документлар папкасы) котылыгыз, аларны кырыйга атыгыз. Шулай ук секунд эчендә аякларыгызны турайтыгыз, ә ике кулыгызны терсәктән бөкләп, ярты көчкә турайтыгыз. Кул бармакларын веер кебек таратыгыз. Җиргә егылганда ике кулыгыз белән берьюлы җиргә кагылырга тырышыгыз. Бу һәр кулга йөк төшүне икеләтә җиңеләйтәчәк.

- ян якка таба егылу. Кулыгызны егылган якка түгел, ә кичекмәстән, үз алдыгызга сузыгыз, учыгызны җәеп аска каратыгыз. Гәүдәнең егылуын җиңеләйтү максатында секундлар эчендә кулны гәүдәдән алда бөтен озынлыгына сузып җиргә кагылырга кирәк. Бервакытта да терсәккә егыла күрмәгез. Бер үк вакытта аякны өчпочмак рәвеше килеп чыгарлык итеп бөкләгез һәм аякның бөтен ян як өлеше белән җиргә кагылырга тырышыгыз. Колакны каршы якның (егылган якка түгел) җилкәсенә җиңелчә кысып, ияк белән күкрәккә кагылыгыз.

- артка таба (аркага) егылу. Гәүдәне 45 градуска якын почмакка куеп, уч төпләрен аска каратып, туры кулларны як-якка җәегез. Кул бармаклары туры һәм бер-берсенә кысылган булырга тиеш. Тел тешләр арасына эләкмәсен өчен иякне күкрәккә төшерегез, авызны ябыгыз. Тезләрне азрак бөкләп, як-якка аерыгыз, тезләр йөзгә бәрелерлек булмасын. Арка, аңарда җилкәдән билгә һәм киресенчә тирбәлергә мөмкин булырлык дуга рәвешен алсын. Дөрес егылганда куллар гәүдәнең килеп төшү басымын киметү өчен җиргә иртәрәк кагылырга тиеш.

 Травма алганнан соң сезне берәр нәрсә борчыса (кулда һәм аякта кискен авырту булса, буын шешсә, уңайсыз егылганнан соңгы кара янган җир төсен үзгәртмәсә, ә кызарып кына торса, баш авыртса, әйләнсә, күңел болганса), кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Үтә дә игътибарлы һәм алдан күрә белүчән булыгыз!


Четверг, 2 марта 2017, 11:12