Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Суыкта зыян күрмәс өчен үзеңне дөрес тотарга кирәк. Бу иң беренче чиратта, озак вакытын ачык һавада үткәрүчеләр өчен мөһим.  Артык туңудан һәм өшүләрдән сакланып калу өчен суыкта үз-үзеңне тотуның түбәндәге кагыйдәләрен үтәргә   киңәш итәбез.

Суыкта нәрсә эшләргә ярамый?

1. Кысан аяк һәм өс киеме кияргә ярамый, чөнки алай эшләгәндә туңу куркынычы арта.

2. Авыз белән суларга ярамый, чөнки тын юллары органнарын туңдыру куркынычы зур була.

3. Суыкта ач килеш булырга ярамый, ул чагында организм җылысын тизрәк югалта. Шуңа күрә, тамак ачу белән җылы бинага кереп ашап алырга һәм җылы чәй эчеп куярга кирәк.

4. Ныклап туңганны көтмичә, артык салкын үтеп керә башлауны сизү белән нәрсәдер эшләргә: кайнар эчемлек эчәргә, хәрәкәтләнергә, бина эченә җылынырга керергә кирәк.

5. Әгәр йөз, куллар һәм гәүдәнең башка өлешләре нык туңса, аларны кар яки башка әйбер белән ышкырга ярамый. Иң башта тиз генә җылынырга кирәк, алайса тире катламына һәм кан тамырларына җитди җәрәхәтләнү алынырга мөмкин.

6. Борынга кан тамырларын тарайтучы тамчылар салмаска кирәк, чөнки ул туңуны тизләтәчәк һәм вирусларга юл ачачак.

7. Хәрәкәтсез тормаска кирәк. Физик активлык белән җылынсаң яхшырак.

8. Ләкин физик активлыкның артык булуы да файдага түгел, чөнки организм глюкоза югалта.

9. Өшүләр булмасын өчен көчле суыклар вакытында йөзне, кулларны һәм башка урыннарны ачык калдырмаска тырышырга кирәк.

10. Суыкта алкогольле эчемлекләр куллану катгый тыела, чөнки җылылык баштагы 30-40 минут эчендә генә була , ә аннан соң кан тамырлары тарая, кан әйләнеше акрыная һәм организм тиз арада җылылыгын югалта.

11. Кофе шулай ук җылытучы эчемлек була алмый, ул да кан тамырларына һәм кан әйләнешенә тәэсир итә.

12. Кайнар чәй яки башка эчемлек эчкәннән соң суыкка чыгарга ярамый.

13. Урамга суыкка чыгар алдыннан ванна яки душ кабул итәргә ярамый.

14. Урамга дымлы чәч һәм тире белән чыгарга ярамый.

15. Ялангач тире белән тимер әйберләргә һәм бензинга кагылу катгый тыела, чөнки бу өшүләргә китерә.

Артык туңу (яки гипотермия) организм эчке температураны нормаль хәлдә тота алмаганда күзәтелә. Әгәр көчле җил, дымлы кием, алкоголь яки наркотик куллану, организмның хәлсезлеге кебек факторлар булганда бу халәт хәтта температура 10-15 градус вакытта да күзәтелергә мөмкин. 10-12 сәгать хәрәкәтсез торганда 0 градуста да кеше өшеп үләргә мөмкин.

Өстәмә. Куркыныч факторлар:

·  Температура +15 градустан түбән булу

·  Җил

·  Арганлык

·  Ачлык

·  Юеш кием

·  Өлкән яки авырып хәлсезләнгән кеше

Артык туңуның билгеләре

Организм артык туңганда түбәндәге билгеләр күзәтелә:

туңу, өшү, бөтен тәндә калтырау, кул-аяк бармаклары авырту, «каз тәне», тән температурасы төшү. Тән температурасы 35 градустан түбән төшсә, йөз агару, тире күгәрү, тезләрдә, табан асларында, җенси органнарда, эчтә, бәвел бүлеп чыгару вакытында авыртулар, полиурия барлыкка килә. Зыян күрүчедә төшенкелек, йокы килү, гомуми хәлсезлек, сулыш ешаюы булырга, галлюцинацияләр (җылы бинада булу халәтен сизү) барлыкка килергә мөмкин.

Беренче ярдәм

Зыян күрүчене мөмкин кадәр тизрәк җылы бинага алып керергә, салкын киемнәрен салдырып җылы одеялга төрергә һәм кайнар чәй бирергә кирәк. Артериаль басымның торышын күзәтеп тору мөһим. Боз астына киткән кешене коткарганнан соң тиз генә коры киемнәр кигертергә яки юешен салдырып пальтога, тунга төрергә һәм җылы бинага алып керергә кирәк. Калган чаралар салкын һавада артык туңган очрактагы кебек үк. Зыян күрүче аз хәрәкәтләнергә тиеш, чөнки бу аритмия куркынычын арттырырга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк, канда шикәрнең кимүе еш кына гипотермиядән өзлегү нәтиҗәсе була.

Гипотермиянең авыр дәрәҗәсендә тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки йөрәк һәм кан әйләнеше системасы ягыннан өзлегүләр булырга мөмкин.

Нәрсә эшләргә ярамый

·  аяк-кулларны ышкырга

·  күп хәрәкәтләнергә мәҗбүр итәргә

·  спиртлы эчемлек кулланырга (бу җылылык югалтуга һәм кабаттан артык туңуга китерергә мөмкин).

·  зыян күрүчене кайнар ваннага салырга һәм грелка кулланырга


Четверг, 8 сентября 2016, 16:00