РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ ГАИЛӘ КОДЕКСЫ
Дәүләт Думасы тарафыннан
1995 елның 8 декабрендә
кабул ителгән.
Өземтәләр 10, 11, 12, 13, 14, 15 статьялардан
3 БҮЛЕК. Никахлашу шартлары һәм тәртибе
10 статья. Никахлашу
1. Никахлашу гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнарында башкарыла.
2. Ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары никахлашуны гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнарында дәүләт теркәвенә алган көннән барлыкка килә.
11 статья. Никахлашу тәртибе
1. Никахлашу өйләнешүче затларның шәхси катнашында, алар гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнарына гариза биргән көннән соң бер ай узгач башкарыла.
2. Нигезле сәбәпләр булган очракта, гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнары никахлашуны дәүләт теркәвенә алу урынында никахлашуны бер ай узганчы ук башкарырга мөмкин, шулай ук әлеге срокны бер айдан да артык булмаган вакытка озайтырга мөмкин.
3. Аерым хәлләр барлыкка килгәндә (йөклелек, бала туу, кайсы да булса якның тормышына турыдан-туры куркыныч янау, башка аерым очраклар) никахлашу гариза биргән көндә дә башкарылырга мөмкин.
4. Никахлашуны дәүләт теркәвенә алу гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өчен билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.
5. Гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнарының никахлашуны теркәүдән баш тартуына карата никахлашырга теләүче затлар (аларның берсе) судка шикаять бирергә мөмкин.
12 статья. Никахлашу шартлары
1. Никахлашу өчен никахлашучы ир-ат һәм хатын-кызның үзара ихтыяри ризалыгы һәм аларның никахлашу яшенә җитүе зарур.
2. Әлеге кодексның 11 статьясында күрсәтелгән хәлләр булган очракта, никахлашу башкарыла алмый.
13 статья. Никахлашу яше
1. Никахлашу яше унсигез яшь итеп билгеләнә.
2. Нигезле сәбәпләр булган очракта, өйләнешергә теләүче затларның яшәү урынындагы җирле үзидарә органнары әлеге затлар үтенече буенча уналты яшькә җиткән затлар өчен дә никахлашуны рөхсәт итәргә хокуклы. (1997 елның 15 ноябрендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә)
Аерым хәлләрне исәпкә алып, Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә, уналты яшькә җитмәгән затларга искәрмә рәвешендә никахлашу рөхсәт ителергә мөмкин.
14 статья. Никахлашуга комачаулый торган хәлләр
Түбәндәге очракларда никахлашу рөхсәт ителми:
1) ике затның берсе генә булса да башка никахта теркәлгән булса;
2) якын туганнар (турыдан-туры якын һәм ерак туганнар (ата-аналар һәм балалар, бабайлар, әбиләр һәм оныклар), турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган туганнар (әтиләре яисә әниләре уртак булса) абый-энеләр һәм апа-сеңелләр) булсалар;
3) уллыкка алучылар һәм уллыкка алынучылар арасында;
4) суд тарафыннан ике затның берсе генә булса да психикасы бозылу нәтиҗәсендә юридик хокуксыз дип танылган булса.
15 статья. Никахлашучы затлар өчен медицина тикшерүе
1. Никахлашучы затлар өчен медицина тикшерүе, шулай ук медик-генетик һәм гаиләне планлаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау системасының яшәү урынындагы учреждениеләре тарафыннан түләүсез һәм бары тик никахлашучы затларның ризалыгы белән генә үткәрелә.
2. Никахлашучы затларны тикшерү нәтиҗәләре медицина сере булып санала һәм никахлашырга ниятләгән затка бары тик тикшерү узган зат ризалыгы белән генә хәбәр ителергә мөмкин.
3. Әгәр никахлашучы затларның берсе икенчесеннән венерик авыруы яисә ВИЧ-инфекциясе барлыгын яшергән булса, соңгысы никахны гамәлдә түгел дип тану турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.