1985 елның 30 июлендә ГЭС бистәсенең Үзәк урамында беренче тапкыр төп чаллылылар бәйрәме узган иде. Шуннан бирле әлеге бәйрәмне үткәрү традициягә әйләнде. “Чаллы якташлыгы” вәкилләре башкалардан аермалы буларак, җәен генә түгел, ә ел саен гыйнвар аенда да очрашып, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар.
Быелгы очрашу 13 гыйнварга туры килде. Башта шәһәр хакиме
Наил Мәһдиев Чаллы якташлыгы вәкилләре белән бергә
шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхесләр Рәис
Беляев һәм Евгений Батенчук һәйкәлләренә чәчәкләр
салдылар.

Сүз уңаеннан, соңгы елларда шәһәребез күзгә күренеп үсә. Юллар төзекләнә, яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, парклар-скверлар яңартыла. Моның өчен шәһәрдәшләр хаким Наил Мәһдиевкә рәхмәтлеләр.
Чаллы якташлыгы активистларына шәһәр хакиме Наил
Мәһдиев үз итеп, хөрмәтле дуслар, кадерле якташлар дип
эндәште.

Чаллы якташлыгы вәкилләре хакимгә үзләренең тәкъдимнәрен дә әйттеләр. Әйтик, “Татарстан логистика ассоциациясе” коммерциянеке булмаган оешма президенты Леонид Штейнберг шәһәрнең бер урамына Чаллының мактаулы гражданины Геннадий Филатов исемен кушарга кирәк диде.
Очрашуны якташлыктагы бердәнбер хатын-кыз, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды.

Зөлфия ГАЛИМ
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 гыйнвар 2018, 14:57



