Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 гыйнвар көнне 15:30 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда беренче тапкыр «Ел студенты-2018» ТР еллык студентлар премиясенең шәһәр этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Элегрәк бәйгенең финалы «Батыр» күңел ачу комплексында узды. Чара Бөтенроссия студентлар көненә багышлана.

Конкурста катнашу буенча барлыгы 14 номинациядә 50 гариза алынды. Конкурс үзе ике этапта узды: читтән торып һәм турыдан-туры турлар, соңгысы икенче ел рәттән үткәрелә. Турыдан-туры турга кадәр экспертлар папка-портфолио бәяләгән, ә ноябрьдә катнашучылар үзләрен һәм проектларын тәкъдим итте.

Конкурсның «Ел студенты-2018 Гран приы» номинациясе җиңүчесе инде өченче ел рәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемендәге  стипендияне алачак. Әлфия Гомәр кызы әле 2016 елда ук Чаллы студентлары һәм яшьләренең инициативаларын яклау өчен премия булдырды. Калган номинацияләрдә җиңүчеләр конкурсны оештыручылардан һәм партнерларыннан дипломнар һәм призлар алачак.

Шәһәр бәйгесен Студентлар советы, «Нур» яшьләр үзәге, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән үткәрә.

Дүшәмбе, 21 гыйнвар 2019, 11:00