Фармацевтика компанияләренә инвестицияләр җәлеп итү максатыннан Татарстанда фармаполис төзергә җыеналар. Ул Чаллының ТОСЭРы базасында да булыр дип көтелә. Белгечләр фармополис ТОСЭРы булган шәһәрләргә яңа резидентлар табу мөмкинлеген арттырачак диләр. Бу эш Татарстан хөкүмәтенең 2018 елгы эш планына кертелгән. Эшне башкару ТР сәүдә-сәнәгать, икътисад министрлыкларына һәм “Татнефтехиминвест-химхолдинг”, “Татхимфармпрепараты” акционерлык җәмгыятьләренә йөкләнгән.
Зөлфия ФОАТОВА
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 26 гыйнвар 2018, 16:37



