2018 елда Пхенчханда узачак кышкы Олимпия уеннарына Халыкара олимпия комитетыннан чакыру алмаган спортчылар өчен Сочида спорт ярышлары оештырылачак, дип яза «Известия».
РФ Спорт министрлыгы ачыклык керткәнчә, альтернатив турнирда 500дән артык атлет чыгыш ясаячак.
2014 елгы кышкы Олимпия уеннары башкаласында файдаланылган барлык объектлар да яхшы хәлдә һәм атлетларны теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер.
Россия атлетларыннан тыш, Сочига төрле сәбәпләр белән Пхенчханда узачак Олимпия уеннарыннан читләштерелгән чит ил спортчыларын да чакырачаклар.http://tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 29 гыйнвар 2018, 10:41



