Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Кардиохирург, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин Казандагы Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә сәфәре вакытында Татарстан һәм Мәскәүдәге дәвалау сыйфатын чагыштырды. «Шуны ышанып әйтә алам: Татарстанда дәвалау сыйфаты Мәскәүдәгедән бер ягы белән дә аерылмый. Мәскәү һәм Татарстандагы табибларның хезмәт хаклары арасында берникадәр аерма бар, әлбәттә. Әмма бу мәсьәләне бездән башка гына хәл итәрләр дип өметләнәм», – диде Ренат Акчурин.

Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә профессор клиника кардиохирурглары консилиумында катнашты. Белгечләр үзәк пациентлары белән бәйле катлаулы очраклар хакында фикер алышты. Акчурин шулай ук клиника пациентларына консультация бирде.

http://tatar-inform.tatar

Дүшәмбе, 29 гыйнвар 2018, 13:58