Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Уз­ган шим­бә көн­не Чал­лы­га мәр­тә­бә­ле ку­нак­лар кил­де. IT-парк­та үт­кән ТР тран­с­порт һәм юл ху­җа­лы­гы ми­нис­тр­лы­гы­ның кол­ле­гия уты­ры­шын­да рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов, РФ трасн­порт ми­нис­т­ры Мак­сим Со­ко­лов, шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, ми­нис­тр­лар, пред­при­я­тие һәм оеш­ма җи­тәк­че­лә­ре кат­наш­ты. Әле­ге ки­ңәш­мә­дә шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев бер­ни­чә мәсь­ә­лә­гә тук­тал­ды.


-Тран­с­порт ча­ра­ла­ры­ның ар­туы тор­мыш­ка үзе­нең тәр­тип­лә­рен кер­тә. Бү­ген­ге көн­дә Чал­лы­да тран­с­порт 189 мең­гә җит­те. Ис­ке шә­һәр­не яңа­сы бе­лән то­таш­ты­ру­чы ма­гис­тарль хә­зер үк нор­ма­тив­лар­ны ике тап­кыр арт­ты­ра. ТО­СЭР­да яңа пред­при­е­ти­е­ләр ачы­лу исә Ка­зан прос­пек­ты бе­лән бе­рен­че ав­то­мо­биль юлын­да­гы ки­е­рен­ке­лек­не та­гын да кат­лау­лан­ды­ра­чак. БСИ да тран­с­порт “раз­вяз­ка­сы” бул­ды­рыр­га ки­рәк, – ди­де ул. На­ил Гам­бә­ро­вич әй­тү­ен­чә, юл­лар­да­гы ки­е­рен­ке­лек­не ки­ме­тү өчен бе­рен­че­дән, Мәс­кәү прос­пек­тын озы­най­тыр­га ки­рәк. Мо­ның ин­де про­ек­ты эш­лән­гән. Дә­ү­ләт экс­перт­ла­ры әле­ге до­ку­мент­ка уңай бәя бир­гән. Пре­зи­дент яр­дәм ит­сә, бу про­ект якын ара­да тор­мыш­ка аша­чак. Икен­че­дән, фе­де­раль юл­ның 1043-1058 ки­ло­мет­рын­да­гы “раз­вяз­ка­ны” тө­зер­гә ки­рәк. Өчен­че­дән, Сә­нә­гать зо­на­сы бе­лән БСИ үзәк­не то­таш­ты­ра тор­ган юл­ны тө­зү за­рур. Дүр­тен­че­дән, яңа трам­вай юлы тө­зү. Мо­ның өчен 950 млн.сум ак­ча ки­рәк.

Шә­һәр ха­ки­ме трам­вай пар­кын яңар­ту­да да яр­дәм со­ра­ды. Мәгъ­лүм бул­ган­ча, кай­бер ва­гон­нар­га 45 ел. Алар­ны яңар­тыр­га һәм энер­ге­тик җи­һаз­лар­ны яңар­тыр­га ки­рәк. Бу про­ект­лар пред­при­я­ти­е­нең чы­гым­на­рын 20%ка ки­ме­тер­гә, ел са­ен 45 млн сум­га ка­дәр ак­ча­ны ян­га кал­ды­рыр­га һәм та­риф­лар үсе­шен тук­та­тыр­га яр­дәм итә­чәк.

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, 2014 ел­дан баш­лап шә­һәр­дә 180 км. ар­тык юл тө­зек­лән­де­рел­гән, 5 км. яңа юл са­лын­ган. Мо­ның өчен 4 ел эчен­дә 7 млрд. сум ак­ча то­тыл­ган. Фи­нанс­лар тот­рык­лы бул­са, 2020 ел ахы­ры­на ка­дәр юл­лар­ның 85%ын нор­ма­га ту­ры ки­лер­лек итеп тө­зек­лән­де­реп бу­ла­чак.

2018 ел­да М-7 трас­са­сын тө­зек­лән­де­рү прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да Ка­зан бе­лән Чал­лы ара­сын­да­гы 3 учас­ток­ны яңар­ту план­лаш­ты­ры­ла. Бу эш­не ок­тябрь ахы­ры­на тә­мам­лау бу­ры­чы ку­ел­ган.

Та­тар­сан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов Ка­зан-Чал­лы трас­са­сын­да Тү­бән Ка­ма ГЭ­Сы­ның проб­ле­ма­лы бу­лу­ын ас­сы­зык­ла­ды. “Пло­ти­на­ның бү­ген­ге хә­ле без­не бик бор­чый. Мин бу хак­та РФ Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин­га да әйт­тем, Ка­ма клас­те­ры­ның рес­пуб­ли­ка­да гы­на тү­гел, Рос­си­я­дә дә үсеш би­рә тор­ган тө­бәк икән­ле­ген аң­лат­тым. Ми­нем­чә, Рос­си­я­дә 6-7 ел эчен­дә өч тап­кыр үсеш би­рә тор­ган баш­ка тө­бәк юк. Бу тран­с­порт бе­лән җит­ди тә­э­мин итү­не та­ләп итә. Әле­ге про­ет­ны Рос­сия фе­де­ра­ци­я­се бе­лән бер­лек­тә хәл итәр­гә ки­рәк”, – ди­де Рөс­тәм Нур­га­ли улы.

Зөл­фия ГА­ЛИМ


Сишәмбе, 30 гыйнвар 2018, 15:21