Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы шартлары бозылу турында кисәтә.
Иртәгә, 31 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада урыны белән күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15-18 метрга кадәр өермәле көчле җил һәм буран фаразлана.
"Татар-информ" буран чыкканга, Казан-Ульяновск трассасында автобуслар хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр иткән иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 30 гыйнвар 2018, 16:39