Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада президент сайлаулары вакытында сайлау участокларының өчтән бер өлешендә генә видеокамералар булачак диде.

"Барлык территориаль сайлау комиссияләрендә дә күзәтү камералары куела. Ә сайлау участокларына килгәндә, камералар 940 участокка эленәчәк", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов, чәршәмбе көнне булган матбугат очрашуында.

Ул видеокамералар сайлаучылар бер мең кешедән арткан сайлау участокларына гына куела, дип ачыклык кертте.

2012 елгы президент сайлаулары вакытында Татарстанда барлык сайлау участокларында да видеокамералар эленгән иде. Видеоязмаларны карап, бәйсез күзәтүчеләр йөзләгән хокук бозу очракларын ачыклады.

Татарстанда барлыгы 2817 сайлау участогы бар. Россия президентын сайлау 18 мартта узачак. 

 

http://shahrichalli.ru

Чәршәмбе, 31 гыйнвар 2018, 16:56