Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 февральдән, Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бу турыда Тукай районы сайты хәбәр итә. Ярминкәләр 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы мәйданчыгында (Габдулла Тукай Яр буе) булачак.

Агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар биредә үз продукцияләрен тәкъдим итә ала.

Ярминкәдә катнашучылардан бары тик сатып алучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны, ветеринария, санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нормаларын үтәү сорала. 


Шимбә, 10 февраль 2018, 12:31