Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ул үз чыгышында беренче чиратта комбинатта эшләүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. «Сез – илебезнең иң яхшы халык предприятиеләренең берсе. Шуңа күрә 2017 елда сезнең белән берлектә башкарылган эшләр турында сөйләшү – горурлык», – диде ул.

Хаким бюджет формалаштыручы «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең эшчәнлегенә дә тукталып үтте. «Аның киләчәге өметле. Автогигант ныклы адымнар белән алга бара. Бюджетка салымнарны тулысынча, вакытында түләүче катыргы-кәгазь комбинаты да – тармакның лидеры. КАМАЗ, КБК һәм башка предприятиеләрнең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә шәһәр бюджетына өстәмә рәвештә 800 млн. сум акча керде. Без шулай итеп 2017 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткечне 9 миллиард сумга җиткердек», – дип ассызыклады Хаким.

Соңыннан ул гофратара җитештерү фабрикасы эшчәнлеге белән танышты. Биредә Италиянең Emmepigroup фирмасының автоматлаштырылган җиһазлары куелган. Күптән түгел генә Россиядә беренче EVOL 100 линиясе эшли башлады. Монда минутына 350 гофратара җитештерелә. Комбинатның генераль директоры Андрей  Фомичев әйтүенчә, 2017 елда биредә бер хезмәткәр 5,5 миллион сумлык товар җитештергән.

«Предприятиедә җиһазлар гына түгел, кеше капиталына да инвестицияләр җәлеп ителә. Комбинат барлык шәһәр программаларында катнаша, үзенең хезмәткәрләрен кайгырта»,– дип, Хаким комбинат эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Зөлфия ФОАТОВА




Чәршәмбе, 14 февраль 2018, 19:06