Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Моннан тыш, сәнәгать предприятиеләре эшчеләре өчен уздырылган медицина күзәтчелеге нәтиҗәләре турында доклад белән Яр Чаллы шәһәренең баш дәүләт санитария табибы Илгизәр Бариев чыгыш ясады.

Ул сөйләгәнчә, эшләүче халык өчен иң зарарлы һәм куркыныч җитештерү факторлары булып физик факторлар: шау-шу, вибрация, фиброген гамәлле аэрозольләр (АПФД), микроклимат, авыр хезмәт процессы һәм химик факторлар тора.

Һөнәргә бәйле авыруларның төп өлеше периодик медицина күзәтүләрен узганнан соң ачыкланды. 2016 һәм 2017 елларда мондый кискен авырулар һәм агуланулар теркәлмәгән.

Яр Чаллыда балалар хастаханәләренең санитар-техник торышы яхшыра. Моңа биналарда капиталь ремонт үткәрү юлы белән ирешелде.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда, авыруларны профилактикалауда көчле фактор булып балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге ял лагерьлары оештыру тора. 2017 елда җәйге чорда 49 мәктәп һәм 7 шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьлары эшләде. Барлыгы 18756 бала ял итте. Мондый уңай шартлар сәламәтләндерү күрсәткечен 93 % ка кадәр (2016 – 91 %) арттыру мөмкинлеге бирде.

Яр Чаллыда 2017 елда эчә торган суның эпидемик куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә сакланды. Эчә торган су мониторингы шәһәрнең 4 ноктасында (Яңа шәһәрдә ике урында, ЗЯБ һәм Сидоровка бистәләрендә) гамәлгә ашырыла. Гигиена бәяләү критерийлары буенча шәһәр халкы тиешле сыйфатта булган су белән тәэмин ителә. Химик күрсәткечләре буенча (су тонык һәм составында тимер булу) составы – 11,7 % (2016 – 15%), микробиологик күрсәткечләре буенча – 1,4 % (2016 – 1,3%).


Дүшәмбе, 19 февраль 2018, 08:48