Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

65/03 йортын «ФОН» компаниясе төзи башлаган иде. Хәзерге вакытта әлеге оешма банкротлыкка чыккан. 2014 елдан бирле йортта төзелеш туктатылган. Төзү эшләре 60%-ка башкарылган. Йорт өлешләп түләүчеләр акчасына төзелде, анда 93 кеше катнашкан. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең «Стройпроект» ҖЧҖе йорт конструкциясен тикшерә. Бу эш 1 апрельдә тәмамланаячак. 1 майга проект оешмасы төзелеш һәм ремонт эшләре планын тәкъдим итәчәк. Аннан соң төзелешнең беренче чираты башланаячак. Йортны «Профит» компанияләр төркеме ҖЧҖ төзиячәк.

Наил Мәһдиев әйтүенчә, өлешләп түләүчеләр өчен бу мөһим мәсьәләне хәл итү кирәк. «Без кешеләрнең кыен хәлдә калуын аңлыйбыз, шуңа күрә дә бу хәлләргә карата битараф кала алмыйбыз. Мәсьәлә озаккарак сузылды, бу финанс ресурслары белән бәйле. Без бу мәсьәлә өстендә җитди эш алып барабыз», – дип аңлатты шәһәр Хакиме, йорт төзелешен карап йөргәндә.

Төзелешнең беренче чиратын тәмамлау өчен якынча 120 млн. сум акча кирәк булачак. Кешеләрне урнаштыру ел ахырына планлаштырыла.


Дүшәмбе, 19 февраль 2018, 17:05