Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиевнең шәһәр Хакиме вазыйфасындагы эшчәнлеге чаллылылар тарафыннан югары бәяләнде. ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең 2017 елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыру үткәрде һәм аның йомгакларыннан күренгәнчә, Яр Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча лидерлар рәтенә керде. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгының 2017 елдагы эшчәнлеге 81,4% ка бәяләнде (Казан – 70,6%, Түбән Кама районы – 69,4%, Бөгелмә районы – 68,8%).

Башкарма комитетның, муниципаль районда транспорт хезмәте күрсәтү оешмаларының эшчәнлеге, юлларның торышы, газ, су, җылылык белән тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсе белән бәйле берничә критерий хисабына формалаша торган нәтиҗәлелек индексы буенча шәһәр Хакимиятенең эшчәнлеге халык тарафыннан югары бәяләнде. Автокалада электр энергиясе белән тәэмин итүнең сыйфатына канәгать калу дәрәҗәсе 92,6% ны тәшкил итә (Казанда – 89,8%; Түбән Кама районында – 92,6%, Әлмәт районында – 46%). Газ белән тәэмин итү дәрәҗәсен чаллылылар 91,1% ка бәяләделәр; су белән тәэмин итү – 88,7%; су бирү – 91,3%. Транспорт хезмәтен оештырудан 72,2% шәһәрдәшебез канәгать калган.

Нәтиҗәдә, шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев эшчәнлегенең нәтиҗәлелек индексы 82,4% ны тәшкил итте (Әлмәт районы – 72,6%, Казан – 78,1%, Түбән Кама районы – 70,6%, Бөгелмә районы – 73,4%).


Сишәмбе, 20 февраль 2018, 19:26