Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фотокүргәзмә авторлары – шәһәр тормышы хроникасына үз карашларын күрсәткән яшь фотографлар Марат Закиров һәм Дмитрий Кубанов. Күргәзмәне шәһәр Башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе оештырды.

Беренче катның коридорында урнашкан фотокүргәзмәдә А3 форматлы 50 дән артык фотография урын алган. Анда шәһәребез тарихы ачык тасвирлана. Алар арасында каланың истәлекле урыннары, шәһәр өчен мөһим вакыйгалар, кешеләренең гади тормышы – балык тотып утыручы ир-атлар, өлкән буын кешеләренең сурәтләре, «ПАД», «Электротранспорт» предприятиеләре, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрыгы хезмәткәрләре эшен чагылдырган кадрлар һәм башка бик күп фотолар.

«Яр Чаллы – йөзләрчә мең кешенең рух ныклыгы, көчле ихтыяры белән төзелгән гаҗәеп шәһәр. Ул каршылыклы фикерләр дә уята, ләкин беркемне дә битараф калдырмый. Чын кешеләр шәһәре. Дәвага бирешмәүче энтузиастлар, романтиклар, максималистлар шәһәре» – күргәзмә шушы сүзләрдән башланып китә.

Язучылар Шамил Идиатуллин һәм Радмила Хакова, блогер Илья Варламов, Россия Архитекторлар берлегенең Яр Чаллы оешмасы җитәкчесе Ринат Сафиуллин фотографларның эшләренә үз бәяләрен биргәннәр.

Экспозиция 27 февральгә кадәр барачак. Аннары фотографияләр шәһәрнең Орган залында тәкъдим ителәчәк. Экспозицияне киләчәктә Берлин, Стамбул, Варна, Рига һәм Казан шәһәрләрендә дә күрсәтү планлаштырыла.

Марат Закиров – фотосәяхәтче, пейзажчы һәм стрит-фотограф. Россия һәм халыкара фотоконкурслар призеры. Дмитрий Кубанов – профессиональ портретчы һәм рекламалар фотографы. Россия конкурслары призеры. Икесе дә – Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге әгъзалары. Аларның эшләре даими рәвештә социаль челтәрләрдә урнаштырыла.


Сишәмбе, 20 февраль 2018, 16:05