Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чара 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының продукцияләре куелган күргәзмә тәкъдим ителде.

Төп доклад белән чыгыш ясаган Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев автокаланың 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты.

«Яр Чаллы шәһәре тотрыклы үсешен дәвам иттерә. Яшәешне тәэмин итү һәм бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар булдырып, республикада күпчелек социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора», – диде ул. – Чаллы эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. Безнең эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе – уңай демография һәм гражданнарыбызның гомер озынлыгы арту. 2017 елда беренче тапкыр эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсенә ирештек. Тормыш сыйфатын арттыруның төп нигезе – икътисад».

Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продуктның күләме 2 процентка арткан, сәнәгый җитештерү индексы – 117 %.

«Мондый уңышларгабез, иң беренче чиратта, шәһәрнең төп предприятиесе – «КАМАЗ» ААҖ коллективының фидакарь хезмәте нәтиҗәсенддә ирештек. Шәһәребез икътисады «КАМАЗ»га нык бәйле, – диде Чаллы шәһәре Хакиме. – «КАМАЗ» план күрсәткечләрен арттырып үтәде, автомобильләр җитештерү 12 % артты».

Наил Мәһдиев билгеләгәнчә, 2017 елда шәһәргә 46 млрд. сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән, бу – узган ел дәрәҗәсе. Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алганнан бирле инде ике ел вакыт узды. Нәтиҗәдә, Чаллыда 21 компания үз бизнесын ачты. Проектны гамәлгә ашыру башланганнан бирле резидентларның өстәмә инвестицияләре 14 млрд. сумны тәшкил итте һәм аларда 2500 эш урыны булдырылды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә утырышта ясаган чыгышының башында ук: «Чаллы шәһәренең бөтен казанышлары һәм проблемалары турында республика җитәкчелеге яхшы белә һәм аларны тиешле хәл итү юлларын табарга тырыша», – дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркында булуын әйтте. Әлеге парк елдан-ел үсә һәм файдалану мәйданнарын арттыра бара, бүген ул 850 кв. метрны тәшкил итә.

«Бүген инде «Мастер» Кама индустриаль паркының алтынчы чираты эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – бизнес үстерү өчен искиткеч мәйданчык һәм Россиядә башка андый проект юк та. Парк резидентларының 68 млрд. сумлык табышы – зур уңыш, минемчә, алга таба тагын да ныграк эшләргә була әле. Безнең бурычыбыз – «Мастер» КИП мәйданчыкларын 1 млн 300 мең кв. метрга җиткерү. Программа бар, аны гамәлгә ашырып булачак, дип ышанам».

Чаллының потенциалы гаять зур, ул – республикабызда икенче шәһәр, Чаллының тулаем региональ продуктка кертә торган өлеше бик зур», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан президенты ассызыклаганча, алга таба да «КАМАЗ» ААҖ үсеше, бөтен планнарны тормышка ашыру бик мөһим. «КАМАЗ» ААҖ шулай ук – кече һәм урта бизнесны үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек һәм, әлбәттә, «КАМАЗ» – безнең илкүләм горурлыгыбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул «КАМАЗ-Мастер» командасының унбишенче тапкыр «Бедуин алтыны»н катлаулы көрәштә яулап алуы турында да әйтте.

Чаллы – авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен дә иң эре мәйданнарның берсе, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен сата алсын өчен тиешле мөмкинлекләр тудырырга тәкъдим итте. Моның өчен Чаллыда махсус мәйданчык булдырырга кирәклегенә басым ясады.

Сәламәтлек саклау өлкәсе мәсьәләләре буенча Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла һәм аңа республика бюджетыннан акча биреләчәк.

Чәршәмбе, 21 февраль 2018, 16:35