2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада “Торак” федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла.
Бу вакыт эчендә 7 771 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләр алды. Федераль бюджеттан 1 миллиард 750 миллион сум акча бүленде, республиканыкыннан – 2 миллиард 415 миллион сум.
2017 елда 61 яшь гаиләгә барлыгы 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Шул исәптән, 5,2 миллион сум – федераль бюджеттан, 50 миллион сум республика бюджетыннан бүленде.http://tatar-inform.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 февраль 2018, 10:52