Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп бетмәгән 65/03 йортында булды.

Түбәндге йортны элек «ФОН» компаниясе торгызган. Хәзер оешма банкрот. Төзелмәгән килеш өй 2014 елдан бирле тора. Төзү эшләре 60%-ка башкарылган. 

Йорт өлешләп түләүчеләр акчасына төзелде, анда 93 кеше катнашкан. Хәзерге вакытта чаллы проект оешмасы ҖЧҖ «Стройпроект» йорт конструкциясен тикшерә. Бу эш 1 апрельдә тәмамланаячак. 1 майга оешма ремонт һәм төзелеш эшләре планын тәкъдим итәчәк. Аннан соң төзелешнең беренче чираты башланаячак. Йортны ГК ҖЧҖ «Профит» төзи.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, – өлешләп түләүчеләр белән бу мәсьәләне хәл итү кирәк. «Кешеләрнең кыенлы хәлдә калуын без аңлыйбыз, битараф кала алмыйбыз. Мәсьәлә озакка сузылган, бу финанс ресурслар белән бәйле. Без бу сорау белән шөгыльләнәбез», – дип аңлатты Наил Мәһдиев, йортның беренче секциясен шәхсән карап йөргәндә.

Төзелешнең беренче чиратын тәмамлау өчен якынча 120 млн сум кирәк булачак. Кешеләрне урнаштыру ел ахырына планлаштырыла.

http://shahrichalli.ru

Дүшәмбе, 26 февраль 2018, 11:51